Яман шешнең тугыз төп симптомын атадылар
Ризык йотуга бәйле проблемалар барлыкка килү яман шеш авыруын искәртергә мөмкин
Доктор Амер Сибтейн яман шешнең тугыз төп симптомын атады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Daily Express басмасына сылтама белән хәбәр итә.
«Әгәр гәүдәнең теләсә кайсы өлешендә аңлатып булмый торган авырту барлыкка килә һәм ул өч атнадан артык дәвам итә икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аеруча бу сөякләргә кагыла», - диде белгеч.
Моннан тыш, сәбәпсез кан китү һәм авырлыкны югалту, арыганлык һәм бик нык тирләү, шешенкелек һәм эч кабару, туктаусыз ютәлләү, шулай ук ризык йотуга бәйле проблемалар барлыкка килү яман шеш авыруын искәртергә мөмкин.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев