Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Йогышлы авырулар бүлегенең өлкән шәфкать туташы Гөлфия Булатова белән интервью

Үзегезнең сәламәтлегегезне саклагыз

Әгерҗе районында COVID-19га каршы вакцинация буенча кампания дәвам итә. Район үзәк хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Данис ШӘЙМУЛЛИН мәгълүматларына караганда, 1 декабрьгә районда 14995 кеше вакцинация узган, шуларның 5845 се - авылларда, 9150 се - шәһәрдә.

Өлкәннәр поликлиникасында фильтр 8 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес белән) эшли. Пациентларны алдан язылу буенча да, тере чират тәртибендә дә кабул итәләр. Балалар поликлиникасында фильм сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә шулай ук 8 сәгатьтән 16.30 сәгатькә кадәр төшке ашка тәнәфес белән эшли.

Кызганычка каршы, безнең арада коронавирус белән авыручылар да бик күп. Элегрәк без сезгә чыгышы белән Кырынды авылыннан булган Әлмир абый Закиров турында сөйләгән идек.

Бүген Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге өлкән шәфкать туташы Гөлфия Булатова белән интервью тәкъдим итәбез.

Л.Җиһангәрәева һәм Д.Гобәйдуллинаның репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев