Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

ЗАГСка ковидтан прививка сертификаты алып килергә кирәк?

Маска кию дә мәҗбүри

Түбән Новгород ЗАГСларында никахны рәсми теркәү тантаналары Түбән Новгород губернаторының 2020 елның 13 мартындагы «Югары әзерлек режимы кертү турында» карары нигезендә оештырыла. Шул сәбәпле никахны тантаналы рәвештә уздыру өчен таләпләрне Түбән Новгород ЗАГСы баш идарәсе сайтында игълан иттеләр.

Тантанага килүче кешеләрнең барысына да битлек кию һәм түбәндәге документларның оригиналы (Дәүләт хезмәтләре порталыннан qr-коды) кирәк:

— COVID-19 авыруыннан профилактика прививкасы сертификаты;

— COVID-19 авыруына лабораториядә ПЦР ысулы белән тикшерү анализының тискәре нәтиҗәсе (срогы 3 көннән дә артык түгел);

— балигъ булмаган балалар өчен SARS-CoV-2 вирусына антигеннарга экспересс-тест нәтиҗәләр (срогы өч көннән артык түгел);

Шулай ук «чараларда катнашучының универсаль документы» да таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Фото: zags.government-nnov.ru 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев