Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Үзәк хастаханә поликлиникасында табиб булырга теләүче укучылар белән очрашу узды

Ак халатлы шәфкать иясе һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләштеләр

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников ачык ишекләр көнендә очрашуга килгән укучыларга кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен җавап бирүче ак халатлы шәфкать иясе һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләп кенә калмады, табиб, фельдшер булып районга эшкә кайткан очракта нинди өстенлекләр булганлыгын да  аңлатты.

Соңгы елларда авылларда модульле фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелә, быел Әгерҗедә яңа поликлиника сафка басачак. Әмма авылларда гына түгел, Әгерҗедә дә медицина хезмәткәрләренә кытлык нык сизелә әлегә. Бүгенге көндә районда табиблар белән тәэмин ителеш нибары 59 процент кына тәшкил итә.

Узган ел хирург, отоларинголог (ЛОР), невролог, акушер-гинеколог, педиатр, клиника-диагностика лабораториясе табиблары кайтса да, кардиолог, анестизиолог-реанимотолог, травмотолог һәм башкалар кирәк. Биектау, Көчек, Ямурза ФАПларында да яшь фельдшерлар эшли башлаган. Шулай да күп кенә пунктларда медицина белгечләре булмау сәбәпле, фельдшерлар күрше авыллардан килеп эшләргә мәҗбүр. 

–    Шул рәвешле, ак халатлы шәфкать ияләренә берничә эшне берьюлы башкарырга туры килә. Ә бу, әлбәттә, сыйфатка да тәэсир итми калмый, – диде Эдуард Вильевич – Шуңа күрә без сезгә мөрәҗәгать итеп, медицина уку йортларына укырга керегез, безгә эшкә кайтыгыз һәм төпләнеп калыгыз дип әйтәбез.  

Район үзәкләренә, авылларга кайткан табиб-фельдшерларга Хөкүмәт ярдәме зур хәзер. Әгәр табиб эшкә авылга кайтса, “Авыл табибы“ программасы буенча – 1,5 миллион, район үзәгенә урнашса 1 миллион сум акча бирелә. “Авыл фельдшеры“ буенча – 500, 700 мең сум социаль ярдәм алу мөмкинлеге бар. 

Баш табиб быелдан авыл җиренә эшкә кайткан табиблар өчен республикада модульле йортлар төзелә башлаячагын да әйтте. 

–    9 сыйныфтан соң медицина уку йортына керергә теләге булганнарга шуны да хәбәр итәбез: безнең район Алабуга медицина көллияте белән килешү нигезендә эшли. Биредә шәфкать туташлары, фельдшерлар әзерлиләр. Максатчан юллама алып (белешмәләр өчен телефон: 22284), укырга керергә әзерләнә башлагыз, – диде үзәк хастаханәнең кадрлар буенча җитәкчесе Алсу Шәрәфетдинова. 

Ел саен районнан 11 сыйныфны тәмамлаган бер яки ике укучының максатчан юллама нигезендә Казан медицина университетына керү мөмкинлеге дә бар. 

–    Әлеге уку йортында укып, районга эшкә кайтырга телисез икән, мартның беренче атнасыннан да соңга калмый безнең белән элемтәгә кереп, район башлыгы исеменә гариза язарга кирәк, – диде Алсу Ринатовна. 

Шуны да истә тоту мөһим: максатчан юллама белән укыган табиблар да, фельдшерлар да районда өч ел эшләргә тиеш.Соңыннан укучыларга ремонт ясалган балалар консультациясе һәм зурлар поликлиникасына сәяхәт оештырылды. 

–    Кечкенәдән хыялым – балалар табибәсе булу. Әле 11 сыйныфны тәмамларга ике ел вакыт булса да, мин укырга керү өчен хәзердән үк ныклап шөгыльләнәм. Ә бүгенге очрашудан соң табибә булу теләгем тагын да көчәйде генә, – диде 2нче мәктәп укучысы Рузилә Сөләйманова. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев