Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

30 майга Әгерҗедә коронавирус йоктыру очраклары юк

Оператив штаб сводкасы

Бүген Татарстанда 63 яңа COVID-19 очрагы расланган, шуларның 1се – читтән кертелгән, калганнары контактлы затлар. 14 кеше хастаханәгә салынган, 49ы җиңел яки симптомсыз формада дәвалана.

Әгерҗе хастаханәсе мәгълүматларына караганда, 30 майга Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары юк.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге буенча тәүлек эчендә 10 хәбәр һәм гариза теркәлгән, җинаятьләр кылынмаган. ЮХИДИ тарафыннан буенча 17 беркетмә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен РФ КоАП 6.3 ст. буенча 1 беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев