Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Авыруларга юл бәясе кайтарылачак

Ниһаять, Татарстан Хөкүмәте яман шеш һәм хроник бөер авыруларыннан җәфа чигүчеләрнең җан авазын ишетте. Аларга дәвалау урынына бару һәм аннан кайту өчен юл чыгымнарына компенсация түләү тәртибе расланды. Районыбызда 500гә якын яман шеш һәм 4 хроник бөер авырулары белән интегүчеләр яши. Аларга даими рәвештә республика хастаханәләрендә дәвалану курслары узарга туры...

Ниһаять, Татарстан Хөкүмәте яман шеш һәм хроник бөер авыруларыннан җәфа чигүчеләрнең җан авазын ишетте. Аларга дәвалау урынына бару һәм аннан кайту өчен юл чыгымнарына компенсация түләү тәртибе расланды.

Районыбызда 500гә якын яман шеш һәм 4 хроник бөер авырулары белән интегүчеләр яши. Аларга даими рәвештә республика хастаханәләрендә дәвалану курслары узарга туры килә. 2012 елга кадәр бу авыруларга юл хакын район хастаханәсе аша кире кайтаралар иде. Менә ике елга якын инде әлеге авыруларга юл хакы кире кайтарылмады. Ә аз гына пенсия акчасына яшәүче авыруларга Казанга, Чаллыга дәвалану узарга бару өчен шактый акча түгәргә туры килә. Дөрес, район хакимияте җитәкчелеге Чаллыга гемодиализга бару өчен авыруларны транспорт белән тәэмин итәргә тырыша. Ә онкологик авырулар дәвалану курслары узу өчен Казанга үз хисапларына йөриләр. Алар арасында ризасызлык белдереп, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүчеләр бихисап иде. Ниһаять, бу проблемага нокта куелды.
Компенсация авыру яши торган гаиләдә җан башына айлык керем ике яшәү минимумы күләменнән кимрәк булган очракта түләнә. Бүгенгә Татарстанда яшәү минимумы - җан башына 6020 сум. Димәк, җан башына керем 12040 сумнан ким булганда авыру компенсация алырга хокуклы.
Әгәр авыру тимер юл яки автомобиль транспорты билетларын тапшыра икән, аңа әлеге билет хакларын кире кайтаралар. Әмма фирменный поездларда, югары уңайлыктагы вагоннарда йөргән өчен компенсация түләнми. Шулай ук социаль пакетка хокукы булган инвалидлар шәһәр яны поездында барган очракта да компенсация алмаячаклар. Чөнки социаль хезмәтләр җыелмасында аларга шәһәр яны поездында бушлай йөрү каралган.
Әгәр авыруның юл билетлары юк икән, компенсация күләме махсус формула буенча исәпләнә. Аны исәпләгәндә район үзәгеннән дәвалану урынына кадәр ара ераклыгы, автомобиль транспортында пассажирлар йөртүнең ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгән максималь тарифы исәпкә алына.
Компенсация алу өчен Республика матди ярдәм үзәгенең Әгерҗедәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
- Гариза белән бергә дәвалау узган медицина учреждениесеннән белешмә, гаиләдәге һәр кешенең соңгы өч айдагы кереме турында документ, юл билетлары, компенсация күчерү өчен банк реквизитлары тапшырырга кирәк. Әгәр социаль яклау буенча аңа кадәр дә башка төр субсидия алган булсалар, фәкать гариза гына язалар, - ди матди ярдәм үзәгенең Әгерҗедәге бүлекчәсе директоры Эльвира Зәйнетдинова.
Авыруларга 2013 елның 1 январеннан ук дәвалануга барган юл хакларын кире кайтарачаклар.

Белешмә
Яман шеш һәм хроник бөер авыруы булып, гемадиализга йөрүче авырулар дәвалану урынына барып кайткан юл хакына компенсация алу буенча сораулары булса, авыл халкы - 22832, шәһәрдәгеләр 24233 телефоннарына шалтырата алалар.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев