Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Барҗы-Умгада – яңа ФАП

"Яңа фельдшерлык-акушерлык пунктына авырып түгел, күбрәк профилактик чаралар үткәрү өчен генә мөрәҗәгать итәргә туры килсен сезгә. Ә сәламәтлеген югалтканнарга бу пунктта тернәкләнергә ярдәм итсеннәр", - диде Барҗы-Умгада яңа ФАП ачылу шатлыгын уртаклашырга килгән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов. Узган шимбә Барҗы-Умга халкы өчен икеләтә бәйрәм булды. Сабан туе...

"Яңа фельдшерлык-акушерлык пунктына авырып түгел, күбрәк профилактик чаралар үткәрү өчен генә мөрәҗәгать итәргә туры килсен сезгә. Ә сәламәтлеген югалтканнарга бу пунктта тернәкләнергә ярдәм итсеннәр", - диде Барҗы-Умгада яңа ФАП ачылу шатлыгын уртаклашырга килгән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов.
Узган шимбә Барҗы-Умга халкы өчен икеләтә бәйрәм булды. Сабан туе ел да көтеп ала торган бәйрәм булса, бу көнне яңа медицина пункты ачылу - авыл халкының күптәннән көткән шатлыгы.
"50 ел элек төзелгән медпунктның агач бинасы тузган иде инде. Мичкә яксак та җылысы тормый, суны да ташырга кирәк иде. Заманча бина төзелүгә миннән дә ныграк сөенүче юктыр, мөгаен. Биредә авылдашларга медицина хезмәте күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр бар", - дип шатлыгын уртаклашты яңа бина ишекләрен ачканчы ук ФАП мөдире Гөлсәрия Мулланурова.
Ә бу зур шатлыкны уртаклашырга ул көнне Казаннан министр урынбасары Ринат Җәләлетдинов, район башлыгы Валерий Макаров, башка җитәкчеләр килгәннәр иде. Менә ул - авылның үзәк урамында ук тирә-юньгә ямь биреп, кояш кебек балкып торучы яңа ФАП бинасы.
"Республика күләмендәге авылларда ФАПлар төзү программасына Барҗы-Умганы кертүдә якташ министрыбыз Айрат Фәрраховның ярдәме зур булды. Без аңа бик рәхмәтле. Ә бинаны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп төзеп сафка бастыруны урынбасарым Ришат Нурисламов ныклы контрольдә тотты. Бу - районда яңа технология буенча төзелгән өченче модульле ФАП. Сезнеке кебек кечкенә авылларга да республика җитәкчелегенең игьтибары артуына ничек сөенмисең инде?! Авыллар картая барганда бөтен гомерләрен колхозда эшләүгә багышлаган өлкәннәребезнең сәламәтлеге сагында торуда бу яңа бинада нәтиҗәле хезмәт күрсәтелсен иде. Алай гына да түгел, авыл балалары сау-сәламәт үссен өчен дә кирәк мондый медицина пунктлары", - диде халыкның шатлыгын уртаклашып Валерий Макаров. Ринат Җәләлетдинов якташ министрыбызның да котлауларын җиткерде. "Авыл фельдшерының кеше гомерен саклап калуда, аны озайтуда беренче диагнозны дөрес куеп, беренче ярдәмне дөрес күрсәтүе бик зур роль уйный. Бу яңа бинада моның өчен мөмкинлекләр бар. Авыруларны булдырмас өчен бирегә профилактик чараларга гына килергә язсын сезгә", - диде ул.
Заманча төзү материаллары һәм конструкцияләр кулланып, яңа технологияләргә нигезләнеп эшләнгән бу бина ике миллион сумга төшкән. Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев: "Бинаны Чаллы төзүчеләре төзеп бетергәч тә, аның тирә-ягын чистартуда, төзекләндерүдә авылдашларыбыз Өлфәт Моратов, Илдар Ахунов, Әнис Хикмәтуллин, Фаиз Абдуллин, бер төркем хатын-кызлар бик зур тырышлык куйдылар. ФАП мөдиренең ире Илдар Муллануровка рәхмәтнең иң олысы. Җәмәгатенең эштә дә иң зур таянычы, ярдәмчесе ул", - диде.
Район мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт хәер-фатихасы белән яңа бинаның ишегендәге ал тасма киселде. Кунаклар да, авыл халкы да бүлмәләрне сокланып карап йөрделәр. Авыл Советы җитәкчелеге авыл халкына биредә чын бәйрәм оештырган иде. Яңа бина эчендә коймак белән чәй эчеп, шатлыктан урамда биеп күңел ачтылар җыр-биюгә бик тә оста Барҗы-Умга халкы. Ә кунаклар истәлеккә ФАП каршына чыршылар утырттылар.
Бу атнада Барҗы-Умга халкын тагын бер зур бәйрәм көтә. Читтә яшәүче мәрхәмәтле авылдашлары ярдәме белән алар бергәләшеп Авыл көнендә күңел ачарга җыеналар.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев