Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бер аборт – гомерлек үкенеч

Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кирилл абортларны тыю петициясен имзалады. Рус православие чиркәве вәкилләре "Ходай бала биргән икән, аны нигә үтерергә?!" дип оран сала. Ислам дине лидерлары да әлеге фикерне хуплап чыктылар. Ә безнең газета укучыларыбыз бу хакта ни уйлый? Андрей ЕХЛАКОВ - протоиерей, Сергий Радонежский чиркәве рухание: - Чиркәү әһелләре...

Мәскәү һәм Бөтенроссия патриархы Кирилл абортларны тыю петициясен имзалады. Рус православие чиркәве вәкилләре "Ходай бала биргән икән, аны нигә үтерергә?!" дип оран сала. Ислам дине лидерлары да әлеге фикерне хуплап чыктылар.

Ә безнең газета укучыларыбыз бу хакта ни уйлый?

Андрей ЕХЛАКОВ - протоиерей, Сергий Радонежский чиркәве рухание:

- Чиркәү әһелләре аборт ясатуны һәрвакыт бик зур гөнаһ дип санап килде. Карындагы сабыегызны үтерер алдыннан үзегезне аның урынына куеп карагыз әле. Әниегезнең карынында шундый рәхәт. Аның йөрәк тибешен тоясыз, сезгә җылы һәм уңайлы. Аннан табиб үзенең инструментлары белән сезнең аяк-кулларыгызны өзгәли башлый. Сез канга батасыз. Аннан кирәкмәгән әйбер кебек капчыкка алып ташлыйлар. Сезнең үлем беркемне дә хафага салмый, беркем дә күз яшен түкми. Әйтегез, берәрегез үзен шулай җәберләү белән килешәме? Үз баласын үтерүгә юл куйган ананы кеше дип атарга тел әйләнми...

Дилә, Әгерҗе:

- Дин әһелләренең фикерен хуплыйм. Мин беренче баламны тапканнан соң биш тапкыр абортка бардым. Аннан соң икенче баламны тудырырга карар кылдым. Аны тапканда бик озак газапландым. Табиблар моның сәбәбе күп тапкыр абортка бару белән бәйләделәр. Кайсыдыр медицина журналында: "Күп тапкыр аборт ясаткан хатын-кызда яман шеш ешрак очрый" дигән юлларны укыдым. Инде хәзер шуннан куркып яшим. Яшь хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: медицина алга киткән заманда яшибез бит, авырга узудан саклану чаралары да бик күп. Әбиләребез әйтмешли, "алдын-артын" уйлап эш йөртсәгез иде.

Р. - авыл пенсионеры:

- Беренче ирем гаилә корып яши башлауга ук балага узуымны бик авыр кабул итте һәм абортка барырга кушты. Аның сүзен тыңламый булдыра алмадым. Тик кабат балабыз булмады. Ирем мине ташлап чыгып китте. Өченче хатыны аңа ике малай бүләк итте. Мин ике тапкыр кияүгә чыгып карасам да, ана булу бәхетен татый алмадым. Беренче йөклелекне өзүемә гомер буе үкенеп яшим...

Лилия - урта яшьләрдәге ханым:

- Минем берничә тапкыр абортка барганым бар. Балага узган саен табып булмый бит инде. Яшермим, абортка кергәндә уйландыра. Тумый калган балаңны да, үз сәламәтлегеңне дә уйлыйсың. Тик аборттан чыгып аякка басуга болар барысы да онытыла.

Әлфия, Әгерҗе шәһәре:

- Кечкенә чагымда якын туганыбыз белән бер әбигә барганымны әле дә хәтерлим. Әби туган апаны бер бүлмәгә алып кереп китте. Аннан чыкканда апамның йөзе ап-ак иде. Көч-хәл белән өйгә кайтып җиттек тә апа караватка ауды. Мин аның шул чакта әлеге әбигә абортка барганын берничә ел үткәч кенә белдем. Ул әби курыкмыйча ничек шундый эшкә алынды икән?!

Венера, авыл хатыны:

- Безнең авылда да бар иде аборт ясаучы хатын. Аның өендәге пычраклык, фермадан кайткач кулларын да юмыйча шушы эшкә тотынуы турында әле дә сөйлиләр. Олыгайган көнендә бик тә газапланып, сукыраеп үлде ул. Ходай шушы гөнаһлары өчен җәзалаган микән әллә дип тә уйлыйм...

ххх

Сораштыруны тагын да дәвам итәргә булыр иде. Фикерләр төрле. Һәр фикер иясенең сүзендә хаклык та бар кебек. Тик хатын-кызның абортны гадәти күренеш дип кабул итүен генә берничек тә аклау да, аңлау да мөмкин түгел. Бу урында сүзне район үзәк хастаханәсенең гинекология бүлеге акушер-гинекологы Галина ШАДРИНАга бирик әле.

- Абортларны тыю турындагы петициягә мин ике яклап карарга кирәк дип уйлыйм. Кайбер очракларда хатын-кыз баланы саклап калырга теләсә дә, аның сәламәтлегенә зыян китермәс өчен йөклелекне өзәргә туры килә. Кайчак баланың гарип булып туу ихтималы аборт ясарга мәҗбүр итә. Йөклелекне өзәргә мәҗбүр иткән социаль сәбәпләр дә бар: әйтик, көчләүдән соң йөккә узган очракта хатын-кызның әлеге баланы калдырырга теләмәве һ.б.лар.

Менә шундый җитди сәбәпләр булмаган очракта мин абортка каршы. Йөклелекне өзү хатын-кыз сәламәтлегенә генә түгел, кайчандыр дөньяга киләчәк сабые тормышына да куркыныч тудыра. Аборт бервакытта да эзсез генә узмый. Өзлегү операция вакытында да, аннан соң да барлыкка килергә мөмкин. Аны еш ясатучылар арасында көчле кан китү аеруча күп күзәтелә. Өзлегү айлар, хәтта еллар узгач та барлыкка килергә мөмкин. Болар - эндометриоз, миома, мастопатия һәм башка бик күп авырулар. Аларның соңыннан яман шеш барлыкка килүенә сәбәп булып торуы да бар. Аборт ясаткан хатын-кызларда ялкынсыну процесслары ешрак була. Йөклелекне, бигрәк тә беренчесен, ясалма рәвештә өзү соңыннан бала булмавына сәбәпче булып торырга да мөмкин. Менструаль цикл бозылу, гормональ дисбаланс барлыкка килү, аның йогынтысында артык авырлык җыю, гомумән, абортның сәламәтлеккә китергән зыянын санап кына бетерерлек түгел.

Бу хакта сөйләгәндә мине тагын бер сорау борчый: мондый тыю "идән асты" абортларына юл ачмасмы? Сталин вакытында шундый тыю булган һәм знахаркалар күпме хатын-кызларны харап иткәннәр бит.

Белешмә.

2015 елда гинекология бүлекчәсендә 360 аборт ясалган булса, быелның алты аенда - 140. Бераз кимү күзәтелә, тик бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Беренче абортның соңгысы булуы өчен хатын-кыз да, ир-ат та барысын да эшләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев