Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сәламәтлеккә дә файдалы, ябыктыра да

    Әгерҗедә актив тормыш алып баручы хезмәт ветераны Любовь Бодрицкая тәкъдиме белән оештырылган скадинавча йөрү секциясендә шөгыльләнүче пенсионерлар турында язып чыккан идек инде. Әлеге язмадан соң спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр күпкә арткан. Шушы көннәрдә алар Пенсия фонды идарәсендә түгәрәк өстәл артында беренче уңышлары турында сөйләштеләр. Очрашуга килгән район башкарма...

    Әгерҗедә актив тормыш алып баручы хезмәт ветераны Любовь Бодрицкая тәкъдиме белән оештырылган скадинавча йөрү секциясендә шөгыльләнүче пенсионерлар турында язып чыккан идек инде. Әлеге язмадан соң спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр күпкә арткан. Шушы көннәрдә алар Пенсия фонды идарәсендә түгәрәк өстәл артында беренче уңышлары турында сөйләштеләр.
    Очрашуга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова: "Район хакимиятенә төрле идеяләр, яңа проектлар белән шактый кеше килә. Ә аны тормышка ашыруда катнашуларын сорагач, күпләре юкка чыга. Чөнки теләсә нинди яңалыкны тормышка ашыру өчен зур хезмәт куярга кирәк. Ә Любовь Бодрицкая өлкәннәр өчен скандинавча йөрү түгәрәге оештыру турында сүз кузгатты һәм аны үзе башлап та җибәрде. Әгерҗедә спортның бу яңа төре белән кызыксынучылар, Любовь Ивановнага кушылучылар байтак булды. Аларның сафы хәзер көннән-көн арта. Мин сезнең өчен бик шат", - дип өлкәннәрне рухландырып очрашуны башлап җибәрде. Дөресен генә әйткәндә, скандинавча йөрү белән шөгыльләнүчеләр пенсия яшендә булсалар да, аларны өлкәннәр дип атарга тел бармый. Барысы да диярлек бик активлар, энергияләре кайнап тора. Ә Любовь Бодрицкая адресына алардан бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
    Галина ШЕСТАКОВА: "Мин юлда авариягә юлыгып җитди җәрәхәтләр алган идем. Бик озак йөри алмадым, кулларым хәрәкәтләнмәде. Ләкин барыбер яшисе килә иде. Мин ничек булса да аякка басарга дигән максат куйдым, табибларның да тырышлыгы зур булды. Әкренләп яңадан йөрергә өйрәндем. Моннан өч ай элек скандинавча йөреп карарга булдым. Дөрестән дә, бу скандинавия таякларының сихри көче бар, ахры. Менә кулларым күтәрелә башлады. Баштарак стадионны 3-4 тапкыр гына әйләнеп чыга ала идем, хәзер бу таяклар белән бик җиңел генә 10-12 тапкыр урап чыгам".
    Римма СӘЛИМОВА: "Без элек тә иртәнге сәгать 6да стадионга йөрдек, тренажерларда шөгыльләндек. Ләкин бу шөгыльләребездән туктаган идек. Әмма күңел барыбер стадионга ашкынды. Пенсионерлар өчен сәламәтлек төркеме оештырсыннар иде дип хыялландым. Менә Любовь Ивановна чакыру белән тагын йөри башладым, мең рәхмәт аңа. Бер җирем дә авыртмый, төннәрен дә яхшы йоклыйм".
    Рудольф ӘҮХӘДИЕВ: "Скандинавча йөри башлаганнан бирле үземне бик яхшы хис итәм. Пенсиядә булсам да, бер буш вакытым да юк. Иртәнге 7дән стадионда шөгыльләнәм. Төштән соң онык белән шугалакка киләм. Стадионга халык бик күп йөри хәзер. Аның директоры Алексей Колчинга рәхмәт, халыкны тарта белә ул".
    Лидия ШАМШУРИНА: "Без скандинавча йөрү белән Имәнлектә шөгыльләнәбез. Районның яңа җитәкчесе Валерий Макаров анда бик матур ял итү зонасы ясаткач, Имәнлектә хәзер бик матур, шәһәрдәшләребез яратып йөриләр бирегә. Скандинавча йөрү сәламәтлеккә дә бик файдалы. Аннан соң ул пенсионерларга саф һавада җыелып аралашу өчен менә дигән сәбәп тә әле".
    Спортның бу төрен Әгерҗегә керткән Любовь Ивановнага мондый җылы сүзләр ишетү, әлбәттә, күңелле булгандыр. Аның ире Александр Иванович хәтта 27нче училищега эшкә дә скандинавия таяклары белән йөри. Пенсионер хатын-кызлар скандинавча йөрү нәтиҗәсендә 3-5 килога ябыгуларын да әйттеләр.
    Бу таякларны сатып алырга мөмкинлегегез булмаса, аны үзегезгә дә ясарга була. Таякның озынлыгын билгеләү өчен үз буегызны 0,68гә тапкырларга кирәк.
    Очрашу барышында пенсионерлер бу шөгыльләре турында шундый "аппетит" белән сөйләделәр, шунда утырганда ук скандинавия таякларын тотып саф һавага чыгып китәсе килде. Ә сезнең, хөрмәтле укучыларыбыз, скадинавча йөрергә теләгегез уянмадымы?..
    Екатерина Самсонова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: