Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сез сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тиеш

"Авыллардагы ФАПларга ремонт ясау, яңаларын төзү, медицина хезмәткәрләренең эш һәм яшәү шартларын яхшырту, яшь табибларны торак белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү - болар барысы да район җитәкчелегенең контролендә", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров медицина хезмәткәрләренең 2012 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин...

"Авыллардагы ФАПларга ремонт ясау, яңаларын төзү, медицина хезмәткәрләренең эш һәм яшәү шартларын яхшырту, яшь табибларны торак белән тәэмин итү, кадрлар әзерләү - болар барысы да район җитәкчелегенең контролендә", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров медицина хезмәткәрләренең 2012 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин отчет чыгышында дәүләт гарантияләре программасы планының тулысынча үтәлүен хәбәр итте. Федераль һәм республика бюджетыннан бирелгән 54,4 млн сум акча нәтиҗәле файдаланылган. Бу акча медицина учреждениеләренә капремонт һәм үзгәртеп коруга, 2 модульле ФАП төзүгә, стационарга санлы рентген аппарат, ашыгыч ярдәм паркына 5 машина алуга һ.б.ларга тотылган.
Кызганычка каршы, бездә гомер озынлыгы республикадагы уртача күрсәткечтән шактый ким: районда - 67,5, ә Татарстанда 71,3 ел. Үлемгә китерүче авырулардан беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары, аннан соң яман шеш, травмалар һәм агуланулар тора. Шунысы сөенечле, соңгы өч елда бәбиләгәндә аналарның үлем очраклары булмаган.
Баш табиб урынбасары Магомед Аюбов кадрлар мәсьәләсенә тукталды. Бүген районда 54 табиб, 268 урта медперсонал эшли. Быел "Земский доктор" федераль программасы буенча районга 6 яшь табиб кайткан. Алар, авылда кимендә биш ел эшләргә килешү төзеп, федераль бюджеттан бер миллион, республикадан йөз мең сум ярдәм алганнар. Сәламәтлек сагында торучыларның хезмәт хаклары шактый арткан. Табибларның уртача хезмәт хакы - 34145, урта медперсоналныкы 13600 сум.
Поликлиника буенча баш табиб урынбасары Людмила Дереева дарулар белән тәэмин итүгә, диспансерлаштыру мәсьәләләренә тукталды. Районда барлыгы 960 федераль льготник яши. Узган ел 400 кеше диспансерлаштыру узган. Туберкулез белән 50 авыру исәптә тора. Хәзер табибка интернет аша чиратка басу мөмкинлеге барлыгын да әйтте ул. Казандагы һәм Чаллыдагы медицина үзәкләренә табибка язылуда да кыенлыклар юк. Интернет аша язылып, билгеләнгән вакытка гына табибка барырга була. Людмила Дереева киңәшмәдә катнашкан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осиповка физиотерапия кабинетының заман таләпләренә җавап бирмәвен, аны заманча җиһазлар белән тулыландыруда республика ярдәме кирәклеген әйтте.
Акушерлык бүлеге мөдире Галина Сухова узган ел 508 сабый тууын, яңа туган нәниләр санының арта баруын шатланып хәбәр итте. Вакытыннан алда туу очраклары да кимегән. "Алдынгы тәҗрибәгезне башкаларга да күрсәтергә кирәк. Сезнең хастаханә базасында акушер-гинекологларның республика семинарын уздырырбыз", - диде министр урынбасары.
Район педиатры Светлана Галләмова кадрлар җитмәү проблемасына тукталды. Әгерҗедә - биш, Красный борда бер участок педиатры барлыгы 7344 балага хезмәт күрсәтә. Бу - һәр табибка 1207 бала туры килә дигән сүз. Шәһәрдә 3547 балага прививка ясау кабинеты да - нибары берәү генә. 3нче мәктәптә балалар стоматология кабинеты ачу да әлегәчә хәл ителмәгән.
Әгерҗе табибларының чыгышларын тыңлаганнан соң Сергей Осипов сүз алды. Ул Әгерҗе районы хастаханәсендәге уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. "Иң мөһиме - авыруны иртә стадиясендә ачыклау өчен профилактик эш алып бару. Шуңа күрә халыкны медицина тикшерүе уздыру планын үтәү бүген аеруча зарур. Авылларда да яшьләр арасында җенси азгынлык киң җәелгән заманда медицина хезмәткәрләре яшүсмерләр арасында профилактик эшне киң җәелдерергә тиеш", - дигән бурыч куйды министр урынбасары.
Киңәшмәгә йомгак ясап чыгыш ясаган Валерий Макаров: "Сәламәтлек саклау министрлыгы безнең район хастаханәсе турында аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтә. Ә сез район халкына сыйфатлы медицина хезмәт күрсәтергә бурычлы. Халык сезгә ышанычын югалтмаска тиеш", - дигән теләген җиткерде.
Намуслы хезмәтләре белән халык ихтирамын яулаган бер төркем хезмәткәрләр бүләкләргә дә лаек булдылар. Министр урынбасары УЗИ табибы Илнур Галимҗанов, табиб-анестезиолог Евгений Кибатов, Кичкетаң амбулаториясе табибы Александр Федотовка, Кырынды ФАПы мөдире Вәсилә Закировага Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын, шәфкать туташы Рәйсә Ямиевага Рәхмәт хаты тапшырды.
Наҗар, Варкләд-Бодья, Ямурза ФАПлары мөдирләре Зәйтүнә Нургаянова, Валентина Юберова, Нәзирә Шәймөхәммәтова район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев