Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хастаханә яңара

Район үзәк хастаханәсендә соңгы елларда зур гына ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре бара. Узган ел балалар һәм стоматология поликлиникалары үзгәртеп корылган бөтен уңайлыклары булган бинага күчерелгән иде. Ә хәзер тимер юл узелы хастаханәсенең терапия бүлеге бинасына өлкәннәр поликлиникасын күчерү өчен реконструкция үткәрелә. Әле күптән түгел районга эшлекле сәфәре вакытында ТР...

Район үзәк хастаханәсендә соңгы елларда зур гына ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре бара. Узган ел балалар һәм стоматология поликлиникалары үзгәртеп корылган бөтен уңайлыклары булган бинага күчерелгән иде. Ә хәзер тимер юл узелы хастаханәсенең терапия бүлеге бинасына өлкәннәр поликлиникасын күчерү өчен реконструкция үткәрелә.
Әле күптән түгел районга эшлекле сәфәре вакытында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов хастаханәдә һәм поликлиникада ремонт эшләренең барышы белән танышты, эшлекле тәкъдимнәрен әйтте. Хастаханәнең баш табибы Андрей Шубин белән соңгы елларда ремонт эшләре һәм матди-техник базаны ныгыту буенча башкарылган эшләрне бер-бер артлы күз алдыннан үткәреп алдык. "Узган ел реанимация палатасын һәм хирургия бүлегенең операция блогын тулысынча үзгәртеп кордык. Кеше гомерен саклап калу өчен көрәш бара торган бу блоклар күп кенә яңа медицина җиһазлары белән дә баетылды. Акушерлык бүлегенең ике катында да капиталь ремонт үткәрелде. Булачак әниләр һәм бәбиләр өчен бөтен уңайлыкларны тудырырга тырыштык биредә. Кадрәктә яңа ФАП бинасы ачылу да авыл халкы өчен зур шатлык булды ", - ди баш табиб.
Быел да районыбызның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә үзгәртеп кору һәм ремонт эшләренең тынып торганы юк. 9 ФАПта ремонт эшләре бара. Якын киләчәктә Биектау һәм Шаршады авылларында модульле медицина пунктлары ачу күздә тотыла. Исәнбай һәм Тирсә амбулаторияләренә капиталь ремонт үткәрү өчен икешәр миллион сум акча бирелүе дә зур сөенеч, әлбәттә.
Сер түгел, соңгы елларда хастаханә табибларга кытлык кичерә. Ә яшь табибларны безнең районга эшкә тарту өчен иң әүвәл яшәү урыны турында кайгыртырга кирәк. Элекке стоматология бинасын үзгәртеп корып, анда фатирлар булдыру мәсьәләсе дә хәл ителде. Хәзер анда кызу эш бара.
Баш табиб хастаханәне заманча медицина җиһазлары белән тәэмин итү буенча да зур алга китеш булуы турында сөенеп сөйләде. Мәсәлән, узган ел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы республиканың нибары 4 районын санлы маммогроф белән тәэмин иткән. Шуның берсе безнең районга кайтарылуына ничек сөенмисең инде?! Тиздән заманча санлы рентгенаппарат та кайтарылачак икән. Хастаханәнең үпкәгә ясалма вентиляция ясау, ультратавыш аппаратлары белән тәэмин ителүе дә авыруларны заманча җиһазлар ярдәмендә дәвалауда зур роль уйный.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрендәге ремонт һәм үзгәртеп кору эшләренең, аларны заманча жиһазлар белән тәэмин итүнең шактый алга китүе шатлыклы булса да, кеше сәламәтлеген саклауда, иң беренче чиратта, профессионал табиблар тора. Район хастаханәсен табиблар белән тәэмин итүдә дә алга китеш бар. Авыл амбулаторияләренә биш "миллионер" яшь табибә кайтуы - моның ачык мисалы. Халыкның уртак теләге бер генә: сәламәтлек сагында Гиппократ антына тугры чын докторлар эшләсен иде.
Анастасия Шмыкова,
Удмурт дәүләт университеты студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев