Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Чирен яшергән – үлгән

Барлык кешелек дөньясында менә инде ничә еллар "наркомания" дигән проблема яши. Ул безнең районны да читләтеп үтми. Кайбер зур шәһәрләр белән чагыштырганда, Әгерҗе районында хәлләр ул кадәр үк кискен түгел. Ләкин тынычланырга урын юк. Чөнки наркомания дигән афәт белән очрашкан гаилә бик күп авырлыкларга юлыга, хәтта якын кешләрен югалткан очраклар...

Барлык кешелек дөньясында менә инде ничә еллар "наркомания" дигән проблема яши. Ул безнең районны да читләтеп үтми.

Кайбер зур шәһәрләр белән чагыштырганда, Әгерҗе районында хәлләр ул кадәр үк кискен түгел. Ләкин тынычланырга урын юк. Чөнки наркомания дигән афәт белән очрашкан гаилә бик күп авырлыкларга юлыга, хәтта якын кешләрен югалткан очраклар да байтак. Әлеге проблема бу гаиләгә чишелмәстәй булып тоела башлый.

Әлеге авыр ситуациядән чыгу юлы бармы соң? Язмабызда шул сорауга җавап табарга тырышырбыз.

Баласы наркотик куллана башлаган ата-ана бу хакта танышлары йә якыннары белүдән куркып, беренче вакытта әлеге проблеманы яшерә һәм аннан чыгу юлын үзләре генә эзләргә керешә. Наркотик кулланудан читләштерү өчен ул баланы йә өйдә бикләп калдыра, йә бөтенләй икенче шәһәргә алып китә, һәрчак эзәрлекли, әйберләрен актара. Шулай итеп, ата-ана наркомания белән авыручы баласына ярдәм итү урынына вакытын кирәкмәгән гамәлләргә сарыф итеп уздыра.

Тик халык арасында "Чирен яшергән - үлгән" дигән бик тә үтемле мәкаль яши. Бу очракта да әлеге ситуациядән чыгу юлы бер: әгәр бала наркотик матдәләр куллана башлаган икән (ә наркотикка бәйлелек барлыкка килү - ул авыру), аны кичекмәстән табибка алып барырга кирәк. Татарстанда наркология ярдәме күрсәтү системасы Россия төбәкләрендә иң яхшылардан санала. Наркоманиядән тулысынча дәвалау мөмкин түгел, әмма медицина һәм тернәкләндерү чараларын тиешле рәвештә узган очракта нәтиҗәгә ирешергә була.

Шунысын да онытырга ярамый - медицина ярдәме бушлай күрсәтелә һәм ул конфиденциаль рәвештә уздырыла. Ягъни наркоманиядән дәваланучының исеме "аноним" рәвештә сакланачак.

Әгәр сезнең бу темага кагылышлы сорауларыгыз бар икән, 22694 телефоны буенча Әгерҗе поликлиникасына шалтыратыгыз, консультация - бушлай.

Белешмә.

26 июнь - Халыкара наркоманиягә һәм законсыз әйләнештәге наркотикларга каршы көрәш көне. Ул БМО Генераль Ассмблеясенең карары нигезендә 1988 елдан билгеләп үтелә. Бу наркомания проблемасының бөтен кешелек өчен актуаль булуын ассызыклый.

Виталий КАРАЯНИ,

район үзәк хастаханәсе психиатр-наркологы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев