Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Сәламәтлек

Ходайдан җибәрелгән табиб иде

Тумыштан - табиб. Бу сүзләр 80 яшенә кадәр Красный бор участок хастахнәсендә эшләп, 40 ел буе туры мәгънәсендә халык сәламәтлеге сагында торган Сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы Иван МАНЕНОКка атап әйтелгән сыман. Тумышы белән Минск губерниясеннән ул. 1933 елда Кубань медицина институтын тәмамлаганнан соң, төрле хастаханәләрдә эшләп, төп хирург...

Тумыштан - табиб. Бу сүзләр 80 яшенә кадәр Красный бор участок хастахнәсендә эшләп, 40 ел буе туры мәгънәсендә халык сәламәтлеге сагында торган Сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы Иван МАНЕНОКка атап әйтелгән сыман.
Тумышы белән Минск губерниясеннән ул. 1933 елда Кубань медицина институтын тәмамлаганнан соң, төрле хастаханәләрдә эшләп, төп хирург белгечлегеннән тыш, акушер-гинеколог белгечлеге буенча да бай тәҗрибә туплый. 1941 елда ТАССРның сәламәтлек саклау халык комиссариаты Иван Васильевичны Красный бор хастаханәсенә баш табиб һәм хирург итеп юллый.
Башкаларындагы кебек үк авыр сугыш елларында Красный бор хастаханәсендә дә табиблар, урта медицина персоналына кытлык була, кирәкле дарулар, җиһазлар җитми. Бернинди авырлыкларга карамастан, авыл халкын дәвалау белән бергә, фронттан яраланып кайтучыларны сәламәтләндереп яңадан сафка бастыруга зур көч куя ул. Тынгысыз хезмәте өчен Татарстан Хәрби комиссариаты, район хәрби комиссариаты, район сәламәтлек саклау бүлегенең дистәләгән Рәхмәт хатларына лаек була.
Бөек Ватан сугышына кадәр үк Красный бор тирәсендәге авылларда трахома дип аталган йогышлы авыру киң таралган була. Бигрәк тә бу авырудан мари авылларында гомер кичерүчеләр интегә. Табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары алдына әлеге куркыныч чирне бетерү бурычы куела. Унҗиде урында трахомотив пункт ачыла. Көненә 700әр авыруны кабул итеп, тиешле ярдәм күрсәтергә туры килә. Күмәк көч белән дәвалау һәм профилактик эш алып бару нәтиҗәсендә трахома, тиф, скарлатина, дифтерия, дизентерия кебек куркыныч авыруларның таралуына да чик куела.
Иван Васильевич тырышлыгы белән ачылган 30га якын ФАП әле бүген дә район халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүен дәвам итә.
"Мин 25 ел Красный бор хастаханәсендә Иван Маненок кулы астында акушер булып эшләдем. Аның кебек кешелекле, олы йөрәкле, алтын куллы табиб башка юк дисәм дә, ялгыш булмас. Чын мәгънәсендә, зур хәрефтән язылырга лаеклы Кеше, безнең якларга Ходайдан җибәрелгән табиб иде ул. Җитәкче буларак, барыбызны бертигез күрде. Хирург, акушер-гинеколог буларак, һәр пациентка ярдәм итү өчен вакытын да, көчен дә кызганмады. Шулай бервакыт төнлә үземә бер хатынны бәбиләтергә туры килде. Бәбиләгәннән соң хәле авыраеп, кан агуы көчәйде. Янымда санитар кәрәчин лампасы белән басып тора, ә мин кан туктатыр өчен массаж ясыйм, укол куям. Шулай да Иван Васильевичны чакырмый булдыралмадым. Ул килгәндә, хатынның хәле бераз җиңеләйгән иде инде. Төн уртасы булуга карамастан, Маненок ник бер сүз әйтсен?! Мондый хәлләр бик еш кабатланды безнең эштә ", - дип искә ала Лидия Юрьева.
Көн саен кимендә бер катлаулы операция, икешәр аборт ясарга туры килә аңа. Хирург эшен югары дәрәҗәдә остап итеп башкаруы өстенә, җитәкчелек эшенә дә зур игътибар бирә ул. Кыска гына вакыт эчендә хастаханәне төзекләндереп, анда хирургия, терапия, балалар, бала тудыру бүлекчәләре, физиотерапия кабинеты ачылу, лаборатория һәм рентген кабинетының тиешле итеп җиһазландырылуы нәкъ шул хакта сөйли. Аның җитәкчелегендә хастаханәнең зур хуҗалыгы да була: атлар, сыерлар, бал кортлары тоталар, хастаханә яны участогында яшелчәләр үстерәләр. Биш сыердан савып алынган сөт көн саен авыруларга җитеп бара.
75 яшенә кадәр баш табиб булып эшли ул, 80 яшенә кадәр хирург һөнәренә тугры булып кала. Аның икешәр күзлек киеп операция ясавын Красный бор халкы әле бүген дә шаккатып сөйли.
1985 елның 1 маенда - 87яшендә Иван Васильевичның йөрәге тибүдән туктый. Тик аның 40 ел буе алтын куллары ярдәмендә авыруларга күрсәткән ярдәме әле дә онытылмый. Андагы рух ныклыгы, кешелеклелек, ярдәмчеллек, тәвәкәллек, үҗәтлек кебек медицина хезмәткәрләренә бик тә кирәкле сыйфатларны һәр табибта күрәсе иде....
Иван Васильевичның яраткан кызы Лариса Ивановна да әтисе юлын сайлаган. Табиб-стоматолог буларак, бай тәҗрибә туплаган, Башкортостанның атказанган табибы. Хәзерге вакытта Салават шәһәрендә яши, инде лаеклы ялда.
Иван Васильевич Маненок исеме Красный бор хастаханәсе тарихында гына түгел, районыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылырдай Табиб буларак халык күңелендә әле дә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев