Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Син диспансеризация уздыңмы?

"Диспансеризация вакытында шактый гына пациентларда йөрәк ишемиясе, анемия, бөер, гипертония авырулары ачыкланды. Хәтта берничә кешедә яман шеш авыруының беренче билгеләре табылды. Шуңа күрә райондашлар диспансеризация узуга битараф булмасыннар, ә җитәкчеләр үз эшче-хезмәткәрләрен оештырып поликлиникага җибәрүгә җитди карасыннар иде", - дип мөрәҗәгать итте районның баш табибы Андрей Шубин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә....

"Диспансеризация вакытында шактый гына пациентларда йөрәк ишемиясе, анемия, бөер, гипертония авырулары ачыкланды. Хәтта берничә кешедә яман шеш авыруының беренче билгеләре табылды. Шуңа күрә райондашлар диспансеризация узуга битараф булмасыннар, ә җитәкчеләр үз эшче-хезмәткәрләрен оештырып поликлиникага җибәрүгә җитди карасыннар иде", - дип мөрәҗәгать итте районның баш табибы Андрей Шубин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Районда диспансеризация башлануга ике айга якын вакыт узды. Ел ахырына кадәр 6500 кеше табибларда бушлай тикшеренү узарга тиеш. Ләкин әлегә 2300 кеше генә поликлиникага мөрәҗәгать иткән. Аларның да бары 700е диспансеризацияне тулысынча узып беткән. Район башлыгы Валерий Макаров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп:
- Бу мөһим чараны уздыруда сез дә ярдәм итегез. Үз хезмәткәрләрегезнең диспансеризация узуын ныклы контрольдә тотыгыз, - диде.
Сер түгел, авыру аяктан екмыйча, күпләребез табибка бармый. Ләкин ул чакта теге яки бу авыру еш кына азган була. Ә диспансеризация - безгә авыруны башлангыч стадиясендә үк ачыклап, аны дәвалау өчен менә дигән мөмкинлек ул. Шуңа күрә хөкүмәт табибларда бушлай тикшеренү узу өчен мондый мөмкинлек тудырган икән, озакка сузмыйча диспансеризация узарга район үзәк поликилиникасына килегез. Ә поликлиника хәзер тимер юл узелының терапия бүлеге бинасына күчеп бетте. Фәкать лаборатория генә әлегә элекке поликлиника бинасында. Исегезгә төшерәбез, быел диспансеризацияне 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917, 1914 елларда туган гражданнар узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев