Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Скандинавча йөрү Әгерҗегә дә килеп җитте

"Бу таякларны тотып стадионга йөри башлагач, бик күпләр аптыраган кыяфәттә: "Пычракта чаңгы таягы тотып кая барасың?" - дип сораштырып теңкәгә тиде. Һәрберсенә җентекләп аңлатып тору мөмкин түгел бит. Бер төркем пенсионерларның стадионда скандинавча йөрү, ягъни махсус таякка таянып йөрү белән шөгыльләнүе турында газетага язсагыз, безгә кушылып, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр тагын...

"Бу таякларны тотып стадионга йөри башлагач, бик күпләр аптыраган кыяфәттә: "Пычракта чаңгы таягы тотып кая барасың?" - дип сораштырып теңкәгә тиде. Һәрберсенә җентекләп аңлатып тору мөмкин түгел бит. Бер төркем пенсионерларның стадионда скандинавча йөрү, ягъни махсус таякка таянып йөрү белән шөгыльләнүе турында газетага язсагыз, безгә кушылып, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләр тагын да артыр иде", - дип хәбәр итте безгә Әгерҗедә спортның бу төрен башлап җибәргән тынгысыз йөрәкле, һәр эштә активлыгы белән аерылып торучы Любовь Бодрицкая.
Скандинавча йөрү турында Чаллы журналистларыннан ишеткән бар иде. Быел ул әлеге шәһәрдә аеруча популярлашты. Хәтта шәһәр мэры Вәсил Шәйхразиев инициативасы белән күптән түгел меңгә якын Чаллы халкы скандинавча йөрү көнендә таякка таянып урман юлына чыкты. Сөбханаллаһ, безнең әгерҗелеләр дә чаллылылар үрнәгендә спортның бу төре белән шөгыльләнә башлаган икән.

Бераз тарих битләреннән
Иң әүвәл, скандинавча йөрүнең тарихы белән кыскача гына таныштырып үтик әле. Беренче тапкыр җәй көне таяклар белән йөрүне узган гасырның 30нчы елларында фин чаңгычылары башлап җибәрә. Алар физик форманы саклау өчен мондый йөрүнең бик файдалы икәнен сизеп алалар. Хәзер Россиядә спортның бу төре белән 10 миллионнан артык кеше шөгыльләнә. Скандинавча йөрүнең өстенлеге шунда: ул махсус физик әзерлек таләп итми һәм теләсә нинди яшьтәге кеше шөгыльләнә ала. Йөрәк эшчәнлегенә, буыннарга файдасыннан тыш, кешенең нерв системасын тынычландыра, тискәре энергияне уңайга әверелдерә, үз-үзеңә ышаныч тудыра, кәефне яхшырта, иҗатка сәләтне үстерә.

Беренче карлыгач
Биш яшьлек сабый да, 70-80 яшьлек өлкәннәр дә булдыра ала торган һәм һәркемгә файдалы бу спорт төрен Әгерҗедә популярлаштыру өчен җан атып йөрүче Любовь Бодрицкая һәм аның төркеменә йөрүчеләр белән без стадионда таныштык.
"Скандинавча йөрү - ачык һавада таякка таянып йөрү ул. Бу - чаңгы таягы түгел һәм ул гади йөрүдән аерылып тора, аның үз нечкәлекләре бар. Фитнессның бу төре белән мин Киров өлкәсендәге "Сосновый бор" санаториенда ял иткәндә якыннан танышкан идем. Ул күңелемә бик хуш килде. Пенсия фонды идарәсе каршындагы Пенсионерлар союзының Әгерҗе бүлекчәсендә өлкәннәр өчен скандинавча йөрү төркеме оештырырга кирәк дигән сүзләремне идарә җитәкчелеге хуплап каршы алды. Бик кыска гына вакыт эчендә егермедән артык кеше, безнең чакыруга кушылып, скандинавча йөрергә теләк белдерде. Екатеринбургка махсус таякларга заказ бирдек. Күпләп заказ биргәндә алар арзанракка төшә. Таякларны почта аша алу белән стадионда шөгыльләнә башладык", - дип сөйли Любовь Ивановна.
Без дә скандинавча йөрүчеләр төркеменең бер занятиесен карап кайттык. Егермеләп пенсионер атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәгатьтән артык биредә рәхәтләнеп шөгыльләнеп, кәефләре күтәрелеп кайтып китәләр. Иң элек төркемнең җитәкчесе Любовь Бодрицкая разминка уздыра, аннан соң таякларга таянып, стадионны биш-алты тапкыр әйләнеп чыгалар. Аның да үз нечкәлекләре бар: аларны махсус дисктан карап та, Любовь Ивановнадан да җентекләп өйрәнгәннәр. "Шәһәребездә иң беренче булып скандинавча йөрүне башлап җибәргән Любовь Ивановнага мең рәхмәт. Без аны тренерыбыз дип йөртәбез. Бергәләп шөгыльләнгәч, шулхәтле рәхәт, тәннәр язылып китә, авырулар онытыла", - ди Татьяна Власова.
Менә шулай, җәмәгать, шәһәр урамнарында елның теләсә кайсы вакытында кулына чаңгы таягына охшаш таяк тотып йөрүчеләрне очратсагыз, аптырап калмагыз. Алар - скандинавча йөреп, сәламәтлекләрен ныгытучылар. Бу спорт төренең файдасы турында тулырак тагын язарбыз әле. Ә хәзер, әйдәгез, сез дә кушылыгыз скандинавча йөрүчеләр төркеменә! Любовь Бодрицкая һәркайсыгызны бик теләп кабул итәр. Төркемгә язылу һәм таякларга заказ бирү өчен телефон 22498.
Скандинавча йөрүчеләр белән саубуллашканда "Районыбыз җитәкчесе Валерий Макаров та Чаллы мэры үрнәгендә районда бу спорт төрен популярлаштыру буенча эшлекле чаралар күрсен иде" дигән теләкләрен җиткерделәр. Үзе дә спорт сөюче Валерий Вдадимирович бу сүзләргә колак салыр, чаллылылар үрнәгендә бездә дә скандинавча йөрү көннәре үткәрелер әле дигән өметтә калабыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев