Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Диспансерлаштыру башланды

Әгерҗе районында халыкны диспансерлаштыру башланды. Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Людмила ДЕРЕЕВА сөйләде: - "РФда гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы Федераль закон нигезендә Әгерҗе районында халыкны диспансерлаштыруны башлап җибәрдек. Бу - инвалидлыкны һәм үлемгә китерә торган хроник авыруларны иртәрәк срокта ачыклау һәм дәвалау чаралары...

Әгерҗе районында халыкны диспансерлаштыру башланды. Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Людмила ДЕРЕЕВА сөйләде:
- "РФда гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы Федераль закон нигезендә Әгерҗе районында халыкны диспансерлаштыруны башлап җибәрдек. Бу - инвалидлыкны һәм үлемгә китерә торган хроник авыруларны иртәрәк срокта ачыклау һәм дәвалау чаралары күрү өчен бик тә кирәкле профилактик чара. Ул бушлай үткәрелә. Поликлиникада төрле белгечләрдә диспансерлаштыру узу өчен иң элек үзегезнең участокка хезмәт күрсәтә торган гомумпрактика табибына күренергә кирәк. Моның өчен паспорт, медицина полисы һәм Пенсия фонды таныклыгын алып килергә онытмагыз. Авыл халкы да үз авыллары беркетелгән участок амбулаториясендәге табибка күренгәннән соң гына башка белгечләрдә тикшерү уза ала.
2013 ел дәвамында 1992, 1989, 1986, 1983, 1980, 1977, 1974, 1971, 1968, 1965, 1962, 1959, 1956, 1953, 1950, 1947, 1944, 1941, 1938, 1935, 1932, 1929, 1926, 1923, 1920, 1917, 1914 елларда туган кешеләр диспансерлаштыру узарга тиеш. Моның өчен эш көннәрендә поликлиникага мөрәҗәгать итегез, хөрмәтле әгерҗелеләр. Сәламәтлегегезне саклау өчен вакытында табибларга күренергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев