Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Диспансеризация башланды

Район үзәк хастаханәсендә 2015 елгы диспансеризациягә старт бирелде. Узган ел медицина тикшеренүе узган вакытта 2шәр кешедә ашказаны һәм эчәклектә, бугаз һәм бавырда, 3 кешедә сөт бизендә, 2 хатын-кызда җенси органда яман шеш авыруы ачыкланды. 5 кешегә шикәр авыруыннан дәвалану чаралары билгеләнде. Ә менә 12 кешенең артык авырлык җыюы да -...

Район үзәк хастаханәсендә 2015 елгы диспансеризациягә старт бирелде.
Узган ел медицина тикшеренүе узган вакытта 2шәр кешедә ашказаны һәм эчәклектә, бугаз һәм бавырда, 3 кешедә сөт бизендә, 2 хатын-кызда җенси органда яман шеш авыруы ачыкланды. 5 кешегә шикәр авыруыннан дәвалану чаралары билгеләнде. Ә менә 12 кешенең артык авырлык җыюы да - җитди авыру. Диспасеризация барышында күз, баш мие, тын юллары, ашкайнату органнары, сидек куыгындагы авырулар, гипертония, стенокардия белән интегүчеләрнең дә артуы билгеле булды. Бу авырулары ачыкланган кешеләр барысы да моңа кадәр үзләрен сәламәт итеп хис иткәннәр.
Быелгы диспансеризациягә 12 январьда гына старт бирелсә дә, беренче эш атнасында 63 кеше сәламәтлеген тикшертте инде. Вакыт бар әле дип тынычланмагыз. Никадәр иртәрәк тикшеренсәң, авыруны шулкадәр тизрәк җиңеп булачагын онытмагыз. Сезне дүшәмбедән җомгага кадәр дәвалау учреждениеләрендә көтәбез. Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз!
Людмила ДЕРЕЕВА,
поликлиника буенча баш табиб урынбасары.
Быел диспансеризацияне 1937, 1940, 1943, 1946, 1949, 1952, 1955, 1958, 1961, 1964, 1967, 1970, 1973, 1976, 1979, 1982, 1985, 1988, 1991, 1994 елларда туганнар узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X