Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Диспансеризация уздыңмы?

Районда 1545 кеше диспансеризация узуны башлады. Быел бу мөһим чарада катнашып, сәламәтлеген бушлай тикшертергә хокукы булган 2955 кеше әлегә диспансеризациягә керешмәде. Диспансеризация узу өчен сезгә медицина хезмәте күрсәтә торган учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Менә алар: Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы, 31нче кабинет (тимер юл узелы хастаханәсенең элекке хирургия бүлеге), тел. 24557;...

Районда 1545 кеше диспансеризация узуны башлады. Быел бу мөһим чарада катнашып, сәламәтлеген бушлай тикшертергә хокукы булган 2955 кеше әлегә диспансеризациягә керешмәде.

Диспансеризация узу өчен сезгә медицина хезмәте күрсәтә торган учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Менә алар:
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасы, 31нче кабинет (тимер юл узелы хастаханәсенең элекке хирургия бүлеге), тел. 24557;
Красный бор участок хастаханәсе; тел. 39258;
Тирсә амбулаториясе, тел. 28037;
Исәнбай амбулаториясе, тел. 35049;
Кичкетаң амбулаториясе, 38239;
Тимер юл узелы поликлиникасы, 11нче кабинет, тел. 52385.
Диспансеризация барышында кан анализын тикшерәчәкләр, күкрәк читлеге органнарына УЗИ, флюорография, маммография тикшерүе үтәчәксез, табибларда булачаксыз. Мондый җентекләп тикшерү авыруны иртә стадиясендә ачыклап дәвалау мөмкинлеге бирә. Узган ике атнада гына диспансеризация вакытында түбәндәге авырулар ачыкланды:
42 яшьлек У.да - простатит; 45 яшьлек Ш.да - дисктагы бүсер белән остеохондроз; 30 яшьлек Г.да - гастродуоденит; 51 яшьлек Б.да - ашказанында язва; 63 яшьлек А.да - үпкә рагы; 57 яшьлек Ф.да - анемия.
Бу пациентлар барысы да моңарчы үзләрен сау-сәламәт дип сизгән. Хәзер аларга дәвалау чаралары билгеләнде.
Дүшәмбедән җомгага кадәр сезне дәвалау учреҗдениеләрендә көтәбез, хөрмәтле әгерҗелеләр!
Людмила ДЕРЕЕВА,
поликлиника буенча баш табиб урынбасары.

Исегезгә төшерәбез: диспансеризацияне быел 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 51, 54, 7, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яше тулганнар яки тулачак гражданнар узарга хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев