Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Дәвалану бушлаймы, әллә түләүлеме

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Алабуга филиалы директоры Андрей СМИРНОВтан әгерҗелеләрне аеруча кызыксындыра торган сорауларга җавап бирүен үтендек. - Стационарда дәваланучы пациент дару алырга тиешме? - Медицина ярдәме стационарда, шул исәптән көндезге бүлектә күрсәтелгәндә диагностика һәм дәвалау чараларының кирәкле күләме пациентның клиник хәлен, медицина күрсәткечләрен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә...

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Алабуга филиалы директоры Андрей СМИРНОВтан әгерҗелеләрне аеруча кызыксындыра торган сорауларга җавап бирүен үтендек.
 
- Стационарда дәваланучы пациент дару алырга тиешме?
- Медицина ярдәме стационарда, шул исәптән көндезге бүлектә күрсәтелгәндә диагностика һәм дәвалау чараларының кирәкле күләме пациентның клиник хәлен, медицина күрсәткечләрен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып медицина ярдәме күрсәтү стандартлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
Стационарда дәваланганда дару белән тәэмин итү түләүсез гамәлгә ашырыла. Әмма моңа тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән медикаментлар керми.
Бу исемлеккә керми торган препаратлар даруны шәхси кабул итә алмаган очракта билгеләнергә мөмкин. Медицина оешмасының табиблык комиссиясе тарафыннан пациентны дәвалау өчен кирәкле даруны билгеләү турында карар кабул ителә һәм бу очракта дару бушлай бирелә.
Сүз стационарда булганда төп авыруга керми торган башка авыру көчәеп китү турында барганда дәвалау бер госпитальләштерү кысаларында түләүсез гамәлгә ашырыла.
 
- Табиб түләүле анализлар ясатырга җибәрә аламы?
- Дәвалаучы табиб билгеләгән барлык хезмәт күрсәтүләр түләүсез гамәлгә ашырылырга тиеш. Медицина оешмасы кирәкле лаборатория тикшеренүләрен бушлай оештырырга бурычлы, шул исәптән, кирәк булса, башка дәвалау учреждениеләрендә дә. Түләүле анализлар ясатуга җибәрү законлы түгел.
Әгәр диагностика булмау проблемасын пациентларның үзләренә хәл итүне яки түләүле клиникага баруны тәкъдим иткән очракта кичекмәстән үз иминият компаниягезгә шалтыратырга кирәк.
 
- Ничек итеп бушлай табиб - "тар белгеч"кә күренергә була?
- Дәвалаучы табиб пациентка теге яки бу белгечнең консультациясе таләп ителү турындагы карарны кабул итә. Консультациягә юлламаны да ул бирә. Поликлиникада кирәкле табиб-белгеч булмаса, юллама мәҗбүри медицина иминиятендә эшли торган, пациент табибтан консультацияне бушлай алачак башка медицина оешмасына бирелә.
Сүзне йомгаклап, «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы Федераль закон нигезендә гражданнар үз теләкләре буенча түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдән файдалануга хокуклы булулары турында да әйтеп үтәргә кирәк.
Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү, шул исәптән ирекле медицина иминияте шартнамәләре нигезендә гражданнарның йә юридик затларның үз акчалары исәбеннән гамәлгә ашырыла.
Медицина хезмәткәрләре тарафыннан пациентка кирәкле медицина ярдәмен мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай алу мөмкинлеге булу турында мәгълүмат бирелергә тиеш.
Табиб-белгечләрнең консультацияләрен, диагностика һәм лаборатория тикшеренүләрен үткәрү, стационарга планлы госпитальләштерүне көтү вакытларының билгеләнгән чикләрендә медицина оешмасының әлеге хезмәтләрне күрсәтү мөмкинлеге булмау, медицина оешмасында кирәкле белгечләр, лаборатория һәм диагностика җиһазлары булмау түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне көчләп тагу өчен нигез була алмый.
Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда сораулар килеп чыкса, полис биргән иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
Белешмә:
Иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары (Россия буенча шалтырату бушлай):
«АК БАРС-Мед» иминият компаниясе җәмгыяте: 8-800-500-03-03.
«Спасение» иминият медицина җәмгыяте: 8-800-100-07-17.
«Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы: 8-800-200-10-65.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев