Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе балалар консультациясендә полиомиелитка каршы вакцинация ясау бара

Әгерҗе үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә полиомиелитка каршы вакцинация ясау кампаниясе старт алды. Бу кампания барышында полиомиелитка каршы прививка алмаган һәм 13-14 яшьлек балаларның барысына да прививка куелачак. Полиомиелит - йогышлы авыру һәм ул пычрак куллар, су, азык, көнкүреш әйберләре аша күчә. Ул авыру баладан да күчәргә мөмкин. Полиомиелит вирусы нерв...

Әгерҗе үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә полиомиелитка каршы вакцинация ясау кампаниясе старт алды. Бу кампания барышында полиомиелитка каршы прививка алмаган һәм 13-14 яшьлек балаларның барысына да прививка куелачак.
Полиомиелит - йогышлы авыру һәм ул пычрак куллар, су, азык, көнкүреш әйберләре аша күчә. Ул авыру баладан да күчәргә мөмкин. Полиомиелит вирусы нерв системасын какшата. Бу авыруны йоктырганнан соң кешенең буыннары өлешчә йә тулысынча параличлана. Авыру йоктырган бала гомерлеккә инвалид калырга мөмкин. Баш мие зарарланса, баланың гомере дә өзелә. Полиомиелитка каршы махсус дәвалау чаралары юк.
Бу йогышлы авырудан фәкать прививка ясатып кына котылып була. Балаларыгызны полиомиелиттан саклагыз һәм вакытында прививка ясатыгыз.
Аидә КАСЫЙМОВА,
табиб-эпидемиолог ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев