Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе районына яшь табиблар кирәк

Район үзәк хастаханәсендә киләчәкләрен медицинага багышларга теләүче өлкән сыйныф укучылары өчен узган Ачык ишекләр көнендә бик күп райондашларның гомерен саклап калган тәҗрибәле хирург, баш табиб Андрей Шубин иң изге һөнәрнең үзенчәлекләре турында сөйләде. - Беренчедән, табиб югары оештыру сәләтенә ия булырга тиеш. Тынгысыз, бик тә җаваплы һөнәр башкаруга карамастан, гаиләне...

Район үзәк хастаханәсендә киләчәкләрен медицинага багышларга теләүче өлкән сыйныф укучылары өчен узган Ачык ишекләр көнендә бик күп райондашларның гомерен саклап калган тәҗрибәле хирург, баш табиб Андрей Шубин иң изге һөнәрнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

- Беренчедән, табиб югары оештыру сәләтенә ия булырга тиеш. Тынгысыз, бик тә җаваплы һөнәр башкаруга карамастан, гаиләне икенче планга күчерергә кирәкми. Икенчедән, ак халатлы табиблар һәрвакыт укырга, эзләнергә тиеш. Сез дә уку йорты, ординатура тәмамлагач башка укырга кирәк булмаячак дип тынычланмагыз. Өченчедән, табибка бик яхшы психолог булу һәм авырулар белән дөрес юнәлештә эшли белү йөкләнә. Шуны истә тотыгыз: соңгы нәтиҗә табибның никадәр оста һәм белемле булуыннан гына тормый, авыруның терелүгә ышанычы да зур булырга тиеш, - дип ассызыклады Андрей Шубин.

"Ак халатлы фәрештәләр" фестивале кысаларында Әгерҗегә җибәрелгән Казан медицина университеты студенты Виктория Волина укучыларга әлеге уку йортының презентациясен тәкъдим итте. Студентларның яшәү рәвеше, медицина университет тормышы турында бик кызыклы итеп сөйләде ул.

- Безнең университет - анатомия театры булган бердәнбер уку йорты. Кеше организмының төзелешен без макетта түгел, ә чын материалда өйрәнәбез, - ди Вика.

Медицина университеты башка уку йортларыннан төрле юнәлешләр буенча бик алда бара: КВН, спорт ярышлары, иҗади фестивальләрдә студентлар төрле яктан ачылалар. Биредә нәшер ителүче "Казанский медик" газетасының да 80 еллык бай тарихы бар. Очрашуга килүче егет-кызлар газетаның беренче семестрга багышланган саны белән таныштылар. Булачак табиблар газетаны шулкадәр кызыксынып карадылар, әйтерсең лә, алар да инде студент тормышында кайныйлар. Әнә, Тирсә кызы Илһамия Нәбиуллина белгечлеген дә күптән сайлаган. Ул патологоанатом булырга хыяллана.

- 9 сыйныфта укыганда ук әлеге белгечлекне сайлаячакмын дип әйткәч, күпләр гаҗәпләнделәр. Мин җиңел юллар эзләмим. Патологоанатом өйрәнә, анализлый, авыруларны дәвалау өчен табибларга бик кыйммәтле киңәшләр дә бирә, - ди Илһамия.

Шунысы да сөендерде, Илһамия диплом алгач Әгерҗегә кайтырга җыена. Ә менә андый нияте булган чыгарылыш сыйныф укучыларына укырга керергә мөмкинлек бирүче максатчан юллама бирелә.

3нче мәктәпнең 11 сыйныфын тәмамлаучы Рәсил Зарипов та:

- Мин бүгенге очрашудан соң медицина юлы белән китәчәкмен дигән ныклы карарга килдем, - диде.

Ә менә Ринас Нурисламов очрашуда читтән торып катнашты. Ул - хәзер армиядә, медицина ротасында хезмәт итә. 9 сыйныфтан соң медицина көллиятен тәмамлаган. Аның урынына очрашуга Кичкетаңда яшәүче әти-әнисе килгән иде.

- Ринас кечкенәдән табиб булу турында хыялланды. Медицина көллияте баскычын бик уңышлы тәмамлады. Хәзер үзен медицина ротасында сыный. Ак халатлы шәфкать иясе һөнәре бик ошый улыбызга. Армиядән кайткач ул хирурглыкка укыячакмын, - ди әнисе.

Бу егет-кызларга дипломлы табиблар булып туган районыбызга кайтырга язсын.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев