Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе районында рак белән авыручылар саны арта

Рак белән авыручылар саны Россиядә дә, Татарстанда да, безнең районда да арта. Шуңа агымдагы ел Татарстанда яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. "Быел төп көчне бу куркыныч чирне кисәтүгә юнәлтәчәкбез", - дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. Ел саен Татарстанда 15 меңгә якын яман шеш...

Рак белән авыручылар саны Россиядә дә, Татарстанда да, безнең районда да арта. Шуңа агымдагы ел Татарстанда яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. "Быел төп көчне бу куркыныч чирне кисәтүгә юнәлтәчәкбез", - дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Ел саен Татарстанда 15 меңгә якын яман шеш очрагы ачыклана. Безнең районда 2014 елда 91 кешене исәпкә куйган булсалар, узган ел аларның саны 119га (55 хатын-кыз, 64 ир-ат) җиткән. Яңа ел башланып бер ай гына үтсә дә, табиблар 2 райондашыбызга әлеге диагнозны куйганнар инде. Ә гомумән алганда, бүгенге көндә онкологта исәптә торучылар саны - 527. Яман шеш хатын-кызларда күкрәк бизендә, тиредә, аналык муенсасында аеруча еш очраса, ир-атлар арасында үпкәдә, җенес бизендә таралыш алган.

- Яман шеш диагнозы куелганнарга без төрле яклап ярдәм итәргә тырышабыз. Алар белән әңгәмәләр уздырабыз, туганнары белән сөйләшәбез. Ракның хөкем карары түгел, диагноз гына булуын аңлатабыз. Үзебездә тиешле тикшерүләр уздырганнан соң Казан йә Чаллы хастаханәләренә юллыйбыз. Әлеге хастаханәләргә электрон яздыру да җайга салынган, - ди табиб-онколог Вячеслав Тубылов.

- Ни кызганыч, яман шеш инде соңгы стадиясенә җиткәч мөрәҗәгать итүчеләр дә бар шул әле, - дип дәвам итә ул борчылып. Табиблар вакытында хастаханәләргә барырга, тикшеренүләр узарга киңәш итә. Әнә, узган елгы диспансеризация вакытында 16 кешедә яман шеш ачыкланды, 7 кешенең рак белән авыруы медицина күзәтүе барышында билгеле булды.

- Яман шешне никадәр иртәрәк ачыкласаң, терелүгә, яшәүгә шуның кадәр өмет зуррак дигәнне ничек аңлатырга инде халыкка?! Бездә исәптә торучыларның 293е әлеге куркыныч диагноз белән биш елдан артык яши инде. Аларның барысы да - рак авыруы иртә стадиясендә ачыкланучылар, - ди онколог.

Табибның әлеге сүзләреннән соң яман чирдән вафат булган әнием белән хастаханә юлларын таптаган чак искә төште. Минем: "Нигә, ни өчен нәкъ минем әнигә тигән соң ул яман чир? Аның үз гомеренә авызына аракы капканы, тәмәке тартканы булмады, авылда яшәп, экологик яктан чиста азык-төлек кенә ашарга тырышты бит ул?!" - дип өзгәләнүемә каршы яшь кенә табибә:

- Әниегезнең инде 20 еллап табибларга күренгәне булмаган. Гинекологларны әйтеп тә тормыйм. Авылда уңайлыклары булмаган йортта гомер кичергән, кышларын салкын бәдрәфкә йөргән әниегезнең бу чир белән авыруына бер дә гаҗәпләнергә кирәкми, - дигән иде салкын гына.

Аның сүзләрендә дә хаклык бардыр. Күп чагында табибка ныклап авырта башлагач йә түзәр хәл калмагач кына мөрәҗәгать итәбез шул. Ә итәккә ут капкач, соң була. Сәламәтлеккә кул селтәргә ярамый. Иң зур байлыгыбыз бит ул безнең. Диспансеризация, медицина тикшеренүен дә табиблар өчен кирәк гамәл дип кабул итмик. Сәламәтлегебез өчен үзебез дә кулдан килгән кадәр көрәшик.

 

РАКНЫ КИСӘТҮНЕҢ 10 КАГЫЙДӘСЕН ИСЕҢДӘ ТОТ:

1. Тәмәке тартуны ташла.

2. Алкогольле эчемлекләрне чамалы гына куллан.

3. Кояш нурларыннан саклан, солярийга йөрмә.

4. Эш урынында сәламәтлек саклау кагыйдәләрен үтә.

5. Дөрес туклан: күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш аша.

6. Артык тазармаска тырыш, көнгә 40 минут булса да физик күнегүләр яса, тиз адымнар белән урамда йөр.

7. Ниндидер төерләр, шешләр тапсаң, шунда ук табибка күрен.

8. 45 яшьтән узган ир-ат ел саен медицина тикшеренүе узсын.

9. 35-45 яшьләрдәге хатын-кыз 2 елга 1 тапкыр УЗИ һәм мамограмма ясатсын, 45 яшьтән соң бу процедураны елга бер тапкыр башкарсын.

10. 20 яшьтән соң хатын-кыз ел саен гинекологка күренсен.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев