Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗе районында ВИЧлылар кимергә уйламый

"Быелның 11 аенда районда 11 кешенең ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланды. Шуның 6сы - ир-ат, 5есе - хатын-кыз. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга артык", - ди борчылып район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Василий Гусаров. Беренче урында - җенси юл - ВИЧ-инфекция кешегә кан һәм җенси мөнәсәбәтләр аркылы, ә балага бу авыруны...

"Быелның 11 аенда районда 11 кешенең ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланды. Шуның 6сы - ир-ат, 5есе - хатын-кыз. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга артык", - ди борчылып район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Василий Гусаров.

Беренче урында - җенси юл

- ВИЧ-инфекция кешегә кан һәм җенси мөнәсәбәтләр аркылы, ә балага бу авыруны йоктырган анадан бәби тапкан чакта, күкрәк сөте белән имезгәндә күчәргә мөмкин. Ә бездә исәптә торучы авыруларның күпчелеге әлеге чирне җенси юл аша йоктырган, аларга, нигездә, 20-29 яшь, - ди Василий Александрович.

Аннан кала - наркоманнар, ягъни әлеге чирне венага наркотик салганда йоктыручылар. ВИЧ-инфекциянең анадан балага күчүенә килгәндә, узган ел мондый очраклар булмаган. Быел исә әле күптән түгел генә ВИЧ-инфекция йөртүче булачак әнине исәпкә куйганнар.

- Без андый әниләрне аерым күзәтү астына алып, өч этапта дәвалау уздырабыз: йөкле вакытта, бәбиләгәндә һәм бала тугач. Соңгы этапта сабыйга да препаратлар билгеләнә. Булачак әни безнең киңәшләрне истә тотып дәвалау курсын узганда, ананың үз баласына ВИЧ-инфекция йоктыру ихтималы 1 процент тирәсе генә тәшкил итә, дәваланмаган очракта - 30 процент, - ди табиб.

ВИЧтан вакцина юк

Әлегә ВИЧ-инфекциядән вакцина уйлап табылмаган, шуңа аңа каршы үзенчәлекле ысуллар белән көрәшергә туры килә. Һәм әлеге ысулларның иң үтемлесе - балалар, яшүсмерләр арасында аңлату эшләре алып бару.

- Әти-әниләр "бу афәт минем балама тимәс әле" дип фикер йөртмәсеннәр, бу авыруның никадәр куркыныч булуын, аны йоктырмас өчен нишләргә кирәклеген аңлатсыннар иде, - ди Василий Гусаров.

Табиб үзе дә, мәктәп, училище укучылары белән очрашып, аңлату эшләре алып бара, алар белән түгәрәк өстәлләр уздыра.

- Ә зур шәһәрләрдә 1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнне - акцияләр уза, фильмнар күрсәтелә. Киләчәктә мондый эшне безнең укучылар һәм яшьләр арасында да җәелдерергә кирәк. Бу афәтнең һәрчак янәшәдә генә йөрүен йөрәк белән аңлаганда һәм аңа каршы бергәләп көрәшкәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, - ди ул.

Әгәр икеләнсәң...

- Әгәр кемдер очраклы җенси бәйләнешкә кергән йә башка ысул белән ВИЧ-инфекция йоктырган дип уйлый икән, ул ВИЧ-тестирование уза ала. Моны хәтта аноним рәвештә дә эшләргә була. Бары тик аның үз шиген эчендә яшереп йөртмәве, ә вакытында табибка мөрәҗәгать итүе генә кирәк, - ди Василий Гусаров. - Без медицина алга киткән заманда яшибез, шуңа нәтиҗәле препаратлар да җитәрлек. Иң мөһиме, алар барысы да бушлай. Дөрес, әлеге авыруны тулысынча дәвалау мөмкин түгел, шулай да әлеге препаратлар вирусның активлыгын һәм аның иммун системасына тискәре йогынты ясавын киметергә ярдәм итә, - дип нәтиҗә ясый табиб-инфекционист.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев