Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗедә кем коронавирус йоктырган? Роспотребнадзор әйтте

Ул Әгерҗедә пропискада тора

Узган тәүлектә Татарстанда 32 яңа COVID-19 очрагы расланган, алар барысы да контактлы. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 26 кеше өйдә дәвалана.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлеге мәгълүматлары буенча, бу Әгерҗе районыннан читтә яшәүче 54 яшьлек хатын-кыз, ул Әгерҗедә пропискада тора.

Пациентка Казанда коронавируска тест биргән, нәтиҗәсе дә шунда ачыкланган. Изоляция тәмамланганчы аның Әгерҗе районына әйләнеп кайтуы мөмкин түгел.

"Әгерҗе хәбәрләре" алданрак язганча, 14 июльгә (үсеш буенча) Татарстанда 5061 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 3916 кеше, шул исәптән 10сы узган тәүлек эчендә савыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев