Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә малайлар туа

    Яңа 2016 елның беренче атнасы инде узып та бара. Бу атна күпләр өчен ял булса, район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеге хезмәткәрләре - эш урыннарында. Алар инде өч нәни райондашыбызны якты дөньяга кабул итәргә өлгергәннәр. Бу көннәрдә кемнәр туган соң? Иң беренче булып 2 январьда Әгерҗедән Татьяна Васильева ул тапкан. Авырлыгы...

    Яңа 2016 елның беренче атнасы инде узып та бара. Бу атна күпләр өчен ял булса, район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеге хезмәткәрләре - эш урыннарында. Алар инде өч нәни райондашыбызны якты дөньяга кабул итәргә өлгергәннәр. Бу көннәрдә кемнәр туган соң?

    Иң беренче булып 2 январьда Әгерҗедән Татьяна Васильева ул тапкан. Авырлыгы 3,4 кило, буе 52 см.

    4се көнне Әгерҗедән Татьяна Макарованың улы туган, авырлыгы 3,3 кило, буе 54 см.

    6сы көнне Ксения Гыйльметдинова да малай тапкан. Аның да авырлыгы 3 килодан бераз гына артык, буе 50 см.

    - Балаларның барысы да сау-сәламәт, - диләр бүлек хезмәткәрләре. Ә без аларның бәхетле булып үсүләрен телибез.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: