Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗедә өйдә бәбиләү очраклары да бар

"Әгерҗе районы үзәк хастахнәсе 2015 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча 44 урыннан 33 урынга күтәрелгән икән, быел бу күрсәткечне тагын да яхшыртырга кирәк. Төп бурыч - үлем очракларын киметү", - дигән бурыч куйды ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов медсоветның йомгаклау киңәшмәсендә. Инфаркттан үлүчеләр саны кими Район үзәк хастаханәсе баш...

"Әгерҗе районы үзәк хастахнәсе 2015 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча 44 урыннан 33 урынга күтәрелгән икән, быел бу күрсәткечне тагын да яхшыртырга кирәк. Төп бурыч - үлем очракларын киметү", - дигән бурыч куйды ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов медсоветның йомгаклау киңәшмәсендә.

Инфаркттан үлүчеләр саны кими

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин чыгышыннан күренгәнчә, 2015 елда вафат булучылар арасында беренче урынны гадәттәгечә йөрәк-кан авыруларыннан интегүчеләр алып тора. Аннан соң - яман шеш авыруыннан һәм бәхетсезлек очракларыннан үлүчеләр.

- Соңгы елларда районда миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләр саны кимүе күзәтелә. Моңа Чаллыдыгы һәм Алабугадыгы югары технологияле медицина үзәге белән тыгыз элемтәдә торуыбыз, авыруларны үз вакытында әлеге үзәкләргә юллавыбыз уңай йогынты ясый, - дип билгеләп үтте Андрей Константинович.

- Тагын бер сәбәбе - әлеге авыруларга иртә стадиядә диагностика уздыру, тромболитик терапиядән файдалану, электрокардиограф кебек дистанцион аппаратның булуы, - дип дәвам итте баш табибның медицина өлкәсе буенча урынбасары Магомед Аюбов.

- 2015 ел республикада йөрәк-кан авыруларына каршы көрәш елы булса, агымдагы ел яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Йөрәк-кан авыруларыннан үлүчеләр санын тагын да киметү белән бергә, быел безнең алга яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыклау бурычы да куела. Моның иң нәтиҗәле юлы - диспансеризация, - дип басым ясады Илдар Фатыйхов.

Өйдә бәбиләү - куркыныч

Акушерлык бүлеге мөдире Галина Сухова январь аенда өйдә бала табуның ике очрагы теркәлүе турында ачынып сөйләде.

- Дөрес, мондый очраклар булгалый. Әйтик, 2015 елда булачак өч әнине безнең бүлеккә алып килеп җиткерә алмадылар. Нәтиҗәдә, алар өйдә бәбиләделәр. Тик аннан соң хатын-кызларны да, яңа туган сабыйлар да безнең бүлеккә китерелделәр. Ә менә январьда булган очракларда - башка хәл. Дини кануннар буенча яшәүче әлеге ханымнар безгә билгеле булмаган медицина хезмәткәрләре ярдәменнән файдаланып, нәниләрне өйдә тапканнар. Өйдә бала табу әни кеше өчен дә, сабый өчен дә бик куркыныч, - диде Галина Сухова.

Инвалид балалар саны арта

Баш педиатр Светлана Галләмова да балаларга прививка ясатуга каршы булучыларның күпчелеге дини кануннар буенча яшәүчеләр икәнлеген борчылып хәбәр итте.

- 2014 елда 30 баш тарту очрагы булса, узган ел андыйлар саны 45кә җитте. Алар йогышлы авыруларның никадәр куркыныч булуын әллә аңламыйлар, әллә аңларга теләмиләр, - диде ул борчылып.

Сүз уңаеннан: әти-әниләргә баланы прививкага алып килергә уңайлы булсын өчен, балалар поликлиникасында аерым көн билгеләнгән. Пәнҗешәмбе төшкә кадәр прививка бакча яшендәге балаларга куелса, төштән соң мәктәп укучылары кабул ителә.

Светлана Галләмова инвалид балаларның саны артуы турында да ачынып сөйләде.

- 179 инвалид баланың күбесе - тәрбиягә алынган гаиләләрдән. Узган ел опекага 282 бала алынган булса, быел алар саны 300дән артып китте. Инвалид балаларның күпчелегендә - психик тайпылышлар, - диде ул.

- Сезгә никадәр гаиләләр белән эшләргә, табиб та, психолог та булырга туры килә. Һәр сан артында - күпме авыр хезмәт, әңгәмә, үгетләү, аңлату... - дигән сүзләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова балалар поликлиникасы коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул район мәгариф идарәсе каршында "Берег" дип аталган психологик үзәк ачылуын, анда теләге булган һәр укучыга психологик ярдәм күрсәтелүен дә искәртте.

Министр рәхмәтен җиткерәм

Киңәшмә бүләкләүләр белән тәмамланды. Кичкетаң амбулаториясе мөдире Валентина КАЗАНЦЕВА - РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының, Пеләмеш ФАПы мөдире Евгения ПАЖБЕКОВА ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

- Мин сезгә министрыбыз Гадел Вафинның рәхмәт сүзләрен җиткерәм һәм җаваплы эшегездә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешүегезне телим, - дип йомгаклады киңәшмәне министр урынбасары.

Белешмә:

Бүген районда 36021 кеше яши.

Шуларның 7660ы - 17 яшькә кадәрге балалар.

Халыкның уртача яше - 67,7 (республикада - 72,2 яшь).

Узган ел 410 сабый туган, 546 кеше вафат булган.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев