Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗелеләр маммографияне бушлай уза

2016 - Татарстанда яман шеш авыруларына каршы ел дип игълан ителде. Бүгенге язмабыз - 40-50 яшьлек хатын-кызлар арасында аеруча киң таралган мастопатия авыруы турында. Иртә стадиядә дәвалау җиңел Күкрәк бизендәге яман булмаган шеш (мастопатия) һәр ун хатын-кызның сигезендә очрый. Кайбер очракларда күкрәк бизендә рак китереп чыгаруы да мөмкин. Ни кызганыч,...

2016 - Татарстанда яман шеш авыруларына каршы ел дип игълан ителде. Бүгенге язмабыз - 40-50 яшьлек хатын-кызлар арасында аеруча киң таралган мастопатия авыруы турында.

Иртә стадиядә дәвалау җиңел

Күкрәк бизендәге яман булмаган шеш (мастопатия) һәр ун хатын-кызның сигезендә очрый. Кайбер очракларда күкрәк бизендә рак китереп чыгаруы да мөмкин. Ни кызганыч, үзендә мастопатия ачыкланган хатын-кыз дәвалану чарасын күрергә ашыкмый. Ул бизләрнең, тиренең, имезлекнең тышкы кыяфәте үзгәрә башлагач кына җитди игътибар бирә башлый.

Әгәр күрем алдыннан күкрәктә авырту барлыкка килә һәм күрем башлангач туктый икән, бу тикшеренергә кирәк, дигәнгә ишарә. Еш кына хатын-кызлар авыртуны сабыр гына кичереп, табибка күренмиләр һәм бик нык ялгышалар, чөнки иртә стадиясендә мастопатияне дәвалау җиңел.

Алдагы стадиядә күкрәк бизендәге тукымада тыгыз төеннәр барлыкка килә. Күкрәк ныграк авырта башлый. Имезлектән канлы йә үтә күренмәле сыекча килүе ихтимал. Бу очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Үз-үзеңне тикшереп тор

30 яшьтән узган һәр хатын-кыз кимендә айга бер тапкыр күкрәген үзе карап торырга тиеш. Моның өчен күрем циклының беренче яртысы кулай.

Зур көзге каршына басып, кулларыгызны гәүдәдән аска таба төшерегез. Бүлмәдә якты булырга тиеш. Күкрәгегезне игътибар белән карагыз: зурлыгы, формасы, имезлекнең формасы үзгәрмәгәнме; күкрәктә кызарган йә шеш урыннар юкмы; күкрәк тиресендә тимгелләр күренмиме. Аннан шушы үк тикшерүне кулларыгызны күтәргән хәлдә уздырыгыз.

Күкрәкләр бер үк формада, симметрияле булырга, имезлекләр бер үк югарылыкта торырга, ә тире чиста, шома булырга тиеш. Күкрәкне капшап карау өчен ятыгыз йә аркалы каты урындыкка утырыгыз. Тикшерүне имезлектән башлагыз. Нинди дә булса сыекча бүленеп чыгу-чыкмауны караганнан соң, бармаклар ярдәмендә сәгать уңаена салмак кына хәрәкәтләр ясый-ясый, күкрәкне тулысынча капшап чыгыгыз. Монысы төенле тыгыз урыннар барлыкка килмәгәнме икәнлекне белү өчен кирәк. Лимфа төеннәренең торышына да игътибар итегез. Әгәр сездә нинди дә булса икеләнү барлыкка килгән икән, кичекмәстән гинекологка йә маммологка күренегез.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: район халкы өчен маммография бушлай уздырыла һәм ул диспансеризация программасына да кергән.

Белешмә.

2015 елда маммограф ярдәме белән 2900 хатын-кыз тикшерелде. Шуларның 398ендә нормадан тайпылу (патология) ачыкланды.

Шәхсәнәм ХУҖӘХМӘТОВА,

район үзәк хастахнәсенең онкология кабинеты шәфкать туташы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев