Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗенең булачак табиблары баш табиб белән очрашты

Табиб булырга хыялланган Әгерҗе укучылары өчен район үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Иң элек баш табиб Андрей Шубин укучыларга медицина хезмәткәренең нинди җаваплы, катлаулы, бик тә кирәкле һөнәр иясе булуы турында сөйләде. Аннан соң егетләр һәм кызлар хастаханәнең хирургия һәм реанимация бүлекчәләре, реанимация залы белән таныштылар. Баш табиб соңгы...

Табиб булырга хыялланган Әгерҗе укучылары өчен район үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелде.
Иң элек баш табиб Андрей Шубин укучыларга медицина хезмәткәренең нинди җаваплы, катлаулы, бик тә кирәкле һөнәр иясе булуы турында сөйләде. Аннан соң егетләр һәм кызлар хастаханәнең хирургия һәм реанимация бүлекчәләре, реанимация залы белән таныштылар. Баш табиб соңгы елларда хастаханәгә кайтартылган заманча медицина җиһазлары белән дә таныштырды. Табиб булырга хыялланган укучыларны поликлиника буенча баш табиб урынбасары Людмила Дереева озатып йөрде. Һәр кабинетта булу, яңа медицина җиһазлары белән танышу аларда зур кызыксыну уятты. Баш табиб укучыларга медицина уку йортларына керү тәртибе, яшь белгечләргә бирелә торган ташламалар турында да бик ачык итеп сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев