Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әгерҗенең шәфкать туташлары шәфкатьлеме?

Сәламәтлек какшагач, ел саен яз-көз айларында хастаханәдә ятып чыгарга туры килә. Моңа кадәр үзәк хастаханәнең терапия бүлегендә дәвалану алып, андагы табибәләр, шәфкать туташларының авыруларга игътибарлы карашын тоеп, гел рәхмәт әйтеп чыга идем. Быел исә участок табибы юлламаны көндезге стационарга бирде. Әлеге бүлек белән Людмила Дереева җитәкчелек иткәч, анда да шундый...

Сәламәтлек какшагач, ел саен яз-көз айларында хастаханәдә ятып чыгарга туры килә. Моңа кадәр үзәк хастаханәнең терапия бүлегендә дәвалану алып, андагы табибәләр, шәфкать туташларының авыруларга игътибарлы карашын тоеп, гел рәхмәт әйтеп чыга идем. Быел исә участок табибы юлламаны көндезге стационарга бирде. Әлеге бүлек белән Людмила Дереева җитәкчелек иткәч, анда да шундый тәртиптер дип уйладым. Ни кызганыч, Людмила Федоровна үзе дә авырып киткән икән. Ул булмагангамы, көндезге стационарда кайбер шәфкать туташларының авыруларга карашы, игътибары бөтенләй кимегән. Авыруга шәфкать туташының палатага кереп бер җылы сүз әйтүе дә, хәлеңне белешүе дә шифа була бит. Ә биредә хәтта үзем сатып алган дарулардан система килеп куючы да булмады. Өч сәгать көтеп ятсам да, кабинетларына барып система куюларын сорасам да шәфкать туташын көтеп алалмый кайтып киттем. Авыруларга шундый караш булуы бер минем генә фикер түгел, биредә дәваланучы бик күпләр соңгы айларда биредә тәртип бетте дип зарланып алдылар. Шәфкать туташы иң шәфкатьле кеше булырга тиеш бит, югыйсә...
З.ЗАРИПОВ.
Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев