Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җиде кат уйлагыз

Озакламый - 1 октябрь. Ә бу - федераль льготникларга "киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы яисә аның урынына акча алыргамы" дигән карарга килү өчен санаулы гына көннәр калып бара дигән сүз. "Пенсия фонды идарәсе тагын бер кат исегезгә төшерә: социаль хезмәт алуга хокуклары булган федераль ташлама ияләре социаль хезмәттән файдаланыргамы...

Озакламый - 1 октябрь. Ә бу - федераль льготникларга "киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы яисә аның урынына акча алыргамы" дигән карарга килү өчен санаулы гына көннәр калып бара дигән сүз.
"Пенсия фонды идарәсе тагын бер кат исегезгә төшерә: социаль хезмәт алуга хокуклары булган федераль ташлама ияләре социаль хезмәттән файдаланыргамы яки аны акчага алыштырыргамы икәнлекне үзләре хәл итәләр. Закон нигезендә социаль хезмәтләрне акчага тулысынча яки өлешләп алыштыру мөмкинлеге дә бар. 2012 елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы бер айга 795 сум 88 тиен тәшкил итә. Шуның:
613 сумы - дарулар белән тәэмин итүгә;
94 сум 83 тиене - санаторий-курортларга юлламага;
88 сум 5 тиене - дәвалану урынына шәһәр яны тимер юл транспортында йә шәһәрара транспортта бару һәм кайту өчен бирелә.
Әгәр сез инде моңа кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту турында гариза язган булгансыз икән, шушы ниятегездән кайтканчы Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әгәр карарыгызны үзгәрткәнсез һәм акча урынына социаль хезмәтләрдән файдаланырга уйлыйсыз икән яисә мондый хокуктан әле яңа елдан гына файдалана башлыйсыз икән, безгә килеп гариза язарга кирәк", - дип искәртә Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова.
Күргәнебезчә, социаль пакеттагы җыелманың күп өлеше медикаментлар белән тәэмин итүгә тотыла. "Соңгы елларда дару белән тәэмин итү күпкә яхшырды. Быел 777 авыруга 5 миллион 156 мең 898 сумлык 14801 төр медикамент бирелде инде. Алар белән тәэмин итүдә проблемалар юк", - ди 56нчы үзәк район аптекасы мөдире урынбасары Вәсилә Габдрахманова.
"Мин шикәр чире белән авырыйм, II группа инвалид. 2009 елдан бирле соцпакеттан файдаланам. Инсулиннан башка бер көн дә яши алмыйм. Әле ярый, шушы соцпакет бар дип сөенәм. Чөнки безнең пенсия акчасына гына мин аны сатып ала алмас идем. Киләчәктә дә соцпакеттан файдаланачакмын", - ди Әгерҗедән Екатерина Титова.
"Минем кан басымым бик югары, аякларым, умыртка баганам авырта. Шуңа күрә соцпакеттан баш тартырга уйлаганым да юк. Санаторийга юллама алуда да соцпакетның ярдәме зур булды. Хәзерге вакытта Чаллының "Радуга" санаториенда дәваланам. Шифасы булмый калмас дип өметләнәм", - ди Әгерҗедән II группа инвалид Зилә Зиннурова.
"Соцпакетта дарулар белән тәэмин итүгә айга 600 сумнан артык кына акча каралган булса да, рецепт язган вакытта без препаратлар санын һәм аларның бәясен чикләмибез. Кайчак бер авыруга 10ар төр препарат язарга туры килә. Тагын шунысы да бар бит әле: хроник авырулы кешенең теләсә кайсы моментта хәле катлауланып китәргә мөмкин. Менә шундый чакта күпләр "нигә социаль пакетны сайламадым икән?" дип башын тота. Шуңа күрә, федераль ташламалардан файдалану хокукы булган авыруларга мөрәҗәгать итеп, соцпакеттан баш тартканчы, башта җиде кат уйлагыз дип әйтәсе килә", - ди район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Гөлгенә Бакирова.
Дания АБЗАЛИЕВА.
PS: социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга хокуклары булган федераль льготниклар исемлегенә ветераннар арасыннан аерым категория гражданнар; инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар; фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары; радиация йогынтысыннан зыян күрүчеләр керә. Бүгенге көндә Татарстанда федераль льготниклар саны 370 меңнән артык. Ә Әгерҗе районында бу хокуктан 3 меңнән артык кеше файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев