Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гомерләр болай да бик кыска

    Әгерҗе районы - халык үлеме буенча Татарстан районнары арасында 34нче урында. Республикада уртача гомер озынлыгы 72,2 яшь булса, районыбызда бу күрсәткеч - 67,7 ел. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин бу атнада узган XLII сессиядә ясаган чыгышында депутатларга әнә шундый мәгълүмат җиткерде. - 2010 елдан үлем 9,8 процентка кимесә...

    Әгерҗе районы - халык үлеме буенча Татарстан районнары арасында 34нче урында. Республикада уртача гомер озынлыгы 72,2 яшь булса, районыбызда бу күрсәткеч - 67,7 ел.
    Район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин бу атнада узган XLII сессиядә ясаган чыгышында депутатларга әнә шундый мәгълүмат җиткерде.
    - 2010 елдан үлем 9,8 процентка кимесә дә, Әгерҗе районы әлегә республикада артта сөйрәлә, - диде ул.
    Нинди авырулар үлемгә китергән соң? Иң беренче урында, гадәттәгечә, йөрәк-кан тамырлары авырулары. Бу чирләрдән үлүчеләр 52 процент тәшкил иткән. Үлемгә китергән әлеге авыруларның килеп чыгуына кеше бик еш үзе гаепле дип саный баш табиб.
    - Күпләр сәламәт яшәү рәвешенә кул селтәп кенә карыйлар, аягөсте йөргәндә теге яки бу куркыныч авыру аны читләтеп узар кебек. Авыруны кисәтү өчен профилактик чаралар күрмиләр, бик соңарып, авыру аяктан еккач кына табибка киләләр. Хәтта бушлай диспансеризация үтәргә теләмәүчеләр дә очрый. 2013 елда старт алган диспансерлаштыру барышында табиблар 894 авыруны беренче тапкыр ачыкладылар. Ә бу мөһим чара үткәрелмәгән булса, әлеге авырулар кайчанга кадәр табибка күренми йөрерләр иде икән әле? Шуңа күрә быелгы диспансерлаштыруда катнашырга тиешле райондашлар да бу эшне ел ахырына калдырмасыннар иде. Алты айда барлыгы 2373 кеше тикшерү узды, бу - еллык планның 47 проценты, - дип мөрәҗәгать итә Андрей Шубин район халкына.
    Баш табиб соңгы елларда инфаркттан үлүчеләр Әгерҗе районында республика күрсәткеченнән ике тапкыр кимрәк дигән мәгълүмат та җиткерде. Бу - Чаллыдагы БСМП табиблары белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсе. Инсульттан үлүчеләр саны да кимегән. Мондый диагноз куелу белән авыруны бик тиз арада Алабугага кан тамырлары үзәгенә илтү күпләрне үлемнән йолып калган. Быел гына да 39 авыруны элеге үзәктә дәвалап аякка бастырганнар.
    - Үлемгә китерүче авырулар арасында икенче урында - төрле аварияләр, бәхетсезлек очраклары, өченче урында - яман шеш авырулары.
    Баш табиб соңгы елларда табибларга кытлык проблемасын ничек хәл итүләре белән дә таныштырды.
    - Районда бүген 63 табиб, 269 урта медицина хезмәткәре эшли. Табиблар белән тәэмин ителеш әле һаман да 72 процент кына. Квалификацион категорияле табиблар да бездә 25 процент кына, ә республика районнарында - 43 процент, - диде Андрей Шубин.
    Узган ел районга биш табиб - педиатр, хирург, клиник-лаборатор диагностика табибы, фтизиатр, терапевтның эшкә килүе зур сөенеч булды, әлбәттә. Быел исә "Земский доктор" программасы буенча акушер-гинеколог-эндокринолог эшли башлады.
    - Табибларны эшкә чакыру өчен иң беренче аларны торак белән тәэмин итәргә кирәк, - ди баш табиб. Узган ел Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән бер докторны фатирлы итә алганнар.
    Халык сәламәтлеге сагында торуда хастаханә, ФАПлардагы эш шартлары да мөһим роль уйный.
    - Соңгы ике елда районның сәламәтлек саклау системасының матди-техник базасын ныгытуга моңа кадәр күрелмәгән зур суммалар бирелде. 2014 елда гына да ТР Хөкүмәте карары белән 41 миллион сум бирелүе - моңа ачык мисал. Әгерҗедә патологоанатомик бүлекчә, Мордывыйда ФАП төзелде, 8 ФАПта 800 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды, хастаханәдә, көндезге стационарда капремонт ясалды. Пеләмеш ФАПы күпфункцияле яңа бинага күчте. Быел да Кадыбашта амбулатория, Сарсак-Омгада ФАП сафка басачак, 5 ФАПта ремонт үткәрелде, - баш табиб.
    Андрей Шубин чыгышы ахырында депутатларны, авыл башлыкларын халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда актив катнашырга, райондашларны диспансерлаштыру узарга чакырды.
    - Кеше гомере болай да бик кыска. Әгерҗе районында аны уртача республика күрсәткеченә җиткерү өчен табибларның гына тырышлыгы җитми. Халык белән бергә эшләгәндә генә нәтиҗәсе булачак, - диде баш табиб.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: