Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Гомерләрне ничек озайтырга

Узган атнада Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар ФАТЫЙХОВ Әгерҗе үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашуда әнә шушы сорауга җавап эзләде. Илдар Разинович Әгерҗегә сәфәрен баш табиб Андрей Шубин җитәкчелегендә үзәк хастаханә, поликлиника, бала тудыру бүлеге эшчәнлеге белән танышудан башлады. Аннан соң ул хастаханә коллективы белән очрашу уздырды. - Министрлыкны иң...

Узган атнада Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар ФАТЫЙХОВ Әгерҗе үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашуда әнә шушы сорауга җавап эзләде.
Илдар Разинович Әгерҗегә сәфәрен баш табиб Андрей Шубин җитәкчелегендә үзәк хастаханә, поликлиника, бала тудыру бүлеге эшчәнлеге белән танышудан башлады. Аннан соң ул хастаханә коллективы белән очрашу уздырды.
- Министрлыкны иң борчыган мәсьәлә - Әгерҗе районында үлем очракларының күп булуы. Татарстанда гомер озынлыгы уртача 72,2 яшь булса, Әгерҗе районында - 67,7 яшь. Без бергәләп кеше гомерен саклап калу, гомер озынлыгын арттыру өчен көрәшергә бурычлы. Бу максатка ирешү өчен мондый эшлекле очрашулар, киңәш-табыш итүләрне киләчәктә кварталга бер тапкыр оештырачакбыз, - дип башлады сүзен министр урынбасары.
Илдар Фатыйхов районда үлемгә китергән һәр авыру төренә аерым тукталды. Ул авыруларны иртә стадиядә ачыклауда диспансерлаштыруның зур роль уйнавына басым ясады. Бу кампанияне нәтиҗәле итеп үткәрү, исемлеккә кергән һәркемне бушлай медицина тикшерүе узарга тарту өстендә актив эшләргә чакырды. Моннан тыш, министр урынбасары хәзер күпчелек яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешенең, спорт белән шөгыльләнүнең популяр булуын әйтеп узды. Хәзер эчү, тәмәке тарту, наркотик "мода"дан төшеп бара. Медицина хезмәткәрләрен дә спорт белән дус булырга, үз үрнәкләрендә башкаларны да шуңа өндәргә чакырды. Соңгы вакытта Казанда күпләрнең, шул исәптән сәламәтлек саклау министры Адил Вафинның да велосипедта йөрүгә күчүен, иртән стадионнарда йөгерүләрен үрнәк итеп күрсәтте.
- Әгерҗе районында халык гомерен озайту өчен табибларның гына тырышлыгы җитми. Иң беренче чираттта, кеше үзе дә сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Ә табиблар авыруны дәвалау гына түгел, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча да актив эшләргә бурычлы, - диде Илдар Фатыйхов.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев