Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Грипптан сакланырга ашыгыгыз!

Гриппка каршы прививка кую кампаниясе быел башка елларга караганда иртәрәк старт ала. Районда 9 мең 100 кешегә бушлай прививка кую планлаштырыла. Әлеге кампаниянең үзенчәлекләре, прививка куйдыруның әһәмияте хакында район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы Лилия ХӨСӘЕНОВА сөйли: - Гадәттә, көзен җылы көннәр тәмамланып, яңгырлар башлануга ОРВИ...

Гриппка каршы прививка кую кампаниясе быел башка елларга караганда иртәрәк старт ала. Районда 9 мең 100 кешегә бушлай прививка кую планлаштырыла.
Әлеге кампаниянең үзенчәлекләре, прививка куйдыруның әһәмияте хакында район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы Лилия ХӨСӘЕНОВА сөйли:
- Гадәттә, көзен җылы көннәр тәмамланып, яңгырлар башлануга ОРВИ белән авыручылар саны арта. Ә авыру кешегә прививка куюны кичектереп торырга туры килә. Прививка куйганнан соң вируска иммунитет барлыкка килгәнче 2-4 атналап вакыт уза. Шуңа быел прививка ясауны иртәрәк башларга карар кылынды. Прививканың "яше" юк, ягъни аны 6 ае туган сабыйдан башлап төрле яшьтәге кеше куйдыра ала. Быелгы вакцинаны хәтта йөклелеге 4 айдан узган ханымнарга да куйдырырга киңәш итәләр. Медицина, мәгариф һәм сәүдә өлкәсе, җәмәгать транспорты, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм башка шундый халык белән турыдан-туры эшләүче оешма хезмәткәрләренә, хроник авырулардан интегүчеләргә прививка куйдыру мәҗбүри. "Прививка куйдыруның файдасы юк. Ул организм өчен зыянлы гына" диючеләр нык ялгыша. Узган ел да прививка куйдыручылар арасында грипп йоктыручылар азрак булды. Ә авыручылар гриппны җиңелрәк кичерделәр.
Балалар өчен вакцина районга кайтты инде, шушы көннәрдә өлкәннәр өчен кайтачак. Алдагы атналарда балаларга прививка куйдыру өчен балалар поликлиникасына, өлкәннәргә зурлар поликлиникасына килә аласыз. Ә авыл халкы прививканы үз ФАПларында куйдыра ала. "Сакланганны Ходай саклый" дигәнне исегездә тотып, прививка куйдырырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев