Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хастаханәдә хәзер куркыныч түгел

"Район үзәк хастаханәсе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен күз уңында тотып үзгәртеп корылганнан соң мин төннәрен тыныч йоклый башладым", - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин. - Хастаханәне янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртү өчен ничә еллар көрәштек! Тикшерүләр вакытында бик күп җитешсезлекләрне ачыклап дистәләгән пункт буенча күрсәтмәләр яза идек....

"Район үзәк хастаханәсе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен күз уңында тотып үзгәртеп корылганнан соң мин төннәрен тыныч йоклый башладым", - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин.

- Хастаханәне янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртү өчен ничә еллар көрәштек! Тикшерүләр вакытында бик күп җитешсезлекләрне ачыклап дистәләгән пункт буенча күрсәтмәләр яза идек. Хәтта хастаханә эшчәнлеген туктатуга кагылышлы беркетмә дә язарга туры килде. Чөнки хастаханәдә авырулар тормышына куркыныч яный торган җитешсезлекләр баштан ашкан иде. Корпусларда хәтта янгын краннары һәм янгын сүндергечләр дә юк иде. Соңгы ремонт вакытында стационарның эвакуация ягына турникет куелды. Янгын чыккан очракта чыгу юлында бары киртә булып кына тора иде ул. Стационарның стеналары да сайдинг белән тышланган иде.
- Әлеге арзан материал янгын чыкканда аеруча куркыныч, диләр...
- Бу, чыннан да, шулай. Пластик янганда сәламәтлек өчен бик зыянлы токсин бүленеп чыга. Аны 1-2 тапкыр сулагач та кеше аңын югалтырга мөмкин. Пермьдә "Хромая лошадь" кафесында булган хәлне искә төшерегез әле. Техрегламент буенча халык күп йөри торган урыннарны сайдинг белән тышлау катгый тыела. Болар - клуб, кафе, сәүдә үзәкләре, спорт учреждениеләре, хастаханәләр, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башкалар.
- Күрүемчә, бүген район хастаханәсендә бөтенләй башкача хәл.
- Әйе, бүген район үзәк хастаханәсе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры килерлек итеп ремонтланды. Ике ел элек район җитәкчелеге һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән биредә чын "революция" башланды. Ремонт вакытында без язган барлык кимчелекләр төзәтелде. Янгын краннары һәм гидрантлар куелды, аларга ирекле рәвештә керү тәэмин ителде. Янгын сигнализациясе монтажланды, сигнализация датчиклары куелды, янгын щитлары яңартылды. Идәннәрдәге линолеум урынына керамик плитка җәелде. Стеналардагы сайдинг та алынды.
- Ә поликлиникада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәләме соң?
- Бүгенге поликлиника бинасына реконструкция ясаганда техрегламент таләпләре исәпкә алынды, әлбәттә. Аннан соң Кичкетаң, Тирсә, Исәнбай амбулаторияләренә капиталь ремонт ясаганда да бөтен таләпләр үтәлерлек итеп эшләнде. Хәзер менә Красный бор участок хастаханәсендә дә төзекләндерү эшләре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп башкарыла. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубинга безнең таләпләргә җитди карап, шундый зур эшләр оештырганы өчен бик тә рәхмәтле. Хәзер хастаханәдә дә, поликлиникада да авырулар тормышына куркыныч янамый дип әйтергә була.
- Әмма бу хастаханә җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә тынычланып калу өчен нигез түгелдер бит?
- Әлбәттә, йөзләгән авырулар тәүлек әйләнәсе дәвалана торган хастаханәдә беркайчан да тынычланырга ярамый. Без төннәрен дә рейдлар белән килеп тикшерүләр оештырабыз. Табиблар шәфкать туташлары белән инструктажлар өйрәнүләр үткәрәбез.
- Шунысы сөенечле, хастаханәдә хәзер безнең бөтен таләпләргә вакытында колак салалар. Киләчәктә дә шулай аңлашып эшләргә язсын. Чөнки урын өстендә ятучы авыруларның куркынычсыз тормышы - хастаханә җитәкчелеге һәм безнең кулларда.
Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев