Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәрәкәт – сәламәтлек юлдашы

    15-24 август терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш көннәре буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ижау республика клиник хастаханәсе травматолог-ортопеды Константин КОЧУРОВ белән балаларда еш очрый торган терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, аларны дәвалау хакында әңгәмә кордык. Бу табиб консультацияләрен Әгерҗе балалар поликлиникасында да уздыра. - Константин Вячеславович, хәзер бөтен дөньяда гиподинамия, хәрәкәт җитми,...

    15-24 август терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш көннәре буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ижау республика клиник хастаханәсе травматолог-ортопеды Константин КОЧУРОВ белән балаларда еш очрый торган терәк-хәрәкәт аппараты авырулары, аларны дәвалау хакында әңгәмә кордык. Бу табиб консультацияләрен Әгерҗе балалар поликлиникасында да уздыра.

    - Константин Вячеславович, хәзер бөтен дөньяда гиподинамия, хәрәкәт җитми, дип чаң сугалар. Шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар балалар арасында да еш очрыймы?

    - Яшермим: безгә мөрәҗәгать итүче балаларда терәк-хәрәкәт авырулары барлыкка килүнең сәбәбе булып еш кына гиподинамия тора. Җәрәхәт алу нәтиҗәсендә терәк-хәрәкәт органнары эшчәнлеге бозылуга зарланып мөрәҗәгать итүчеләр дә бар.

    - Балалар арасында терәк-хәрәкәт авыруларының кайсысы аеруча еш очрый?

    - Иң еш очраганы - сын-гәүдә бозылуыдыр, мөгаен. Бу балаларның компьютер артында озак утыруы, физик активлык кимүе белән бәйле. Шуңа күрә скелет мускулатурасының көче һәм эшчәнлеге дә кими. Нәтиҗәдә, умыртка баганасы кәкрәя, яссы табанлылык барлыкка килә. Артык авырлык барлыкка килү дә - шуның нәтиҗәсе. Юкка гына борынгылар "хәрәкәт - сәламәтлек юлдашы ул" димәгәннәр. Әти-әниләр балаларның озаклап компьютер артында утыруына юл куярга тиеш түгел. Моңа өстәп, саф һавада йөрү, төрле физик күнегүләр башкару, аркага массаж ясау, бассейнда йөзү, бию дә бик файдалы. Әти-әни баланың ничек утыруына да игътибар итәргә тиеш: әгәр бала өстәл артында туры утыра белми икән, димәк, бу да киләчәктә гәүдә-сынның бозылуына китерәчәк. Күпьеллык күзәтүләр шуны күрсәтә: авыл җирендә яшәүче балаларда терәк-хәрәкәт авырулары сирәгрәк очрый. Бу - аларның авылда физик эш белән актив шөгыльләнүенең нәтиҗәсе.

    Сын-гәүдә төзеклеге - баланың эчке органнарының сәламәт булу-булмавының да ачык күрсәткече. Әгәр баланың йөрәге, үпкәсе һәм башка шундый мөһим органнары авырта икән, сын-гәүдәсе дә бозыла. Мондый очракта иң беренче авыру органны дәваларга кирәк. Шуңа күрә гәүдә-сын бозылуына "бармак аша" гына карарга ярамый.

    - Баланың гәүдә-сыны төзекме-юкмы икәнлеген ничек белергә була соң?

    - Баланы гел күзәтеп торырга кирәк. Моның өчен аны туры итеп бастырыгыз. Әгәр арка мускулларында ассиметрия, кәкрәю күзәтелә икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

    - Ә яссы табанлылык куркынычмы?

    - Бу авыру мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балаларының 10-15 процентында очрый. Дүрт яшьләргә кадәр яссы табанлылык куркыныч түгел. Ә менә аннан соң да бетми икән, ул чакта табибка мөрәҗәгать итү зарур. Баланы караганнан соң без йә махсус аяк киеме, йә стелька-супинатор алырга тәкъдим итәбез. Андый балаларга төрле массаж ясау да файдалы. Шулай ук махсус коврик буйлап йөрергә дә мөмкин. Тик бу гамәлләрнең берсен дә табиб белән киңәшләшмичә эшләргә ярамый.

    - Күкрәк читлегенең бозылуы да сезнең өлкәгә карыйдыр...

    - Әйе, мондый авырулар да очрый. Аларга без, гадәттә, сулыш гимнастикасы ясарга тәкъдим итәбез. Шулай ук тынлы уен коралында уйнау да ярдәм итә.

    - Сез сөйләгәннәрдән шундый нәтиҗә ясарга була: терәк-хәрәкәт аппараты авырулары балалар арасында да еш очрый һәм аларны дәвалауга җиңел генә карарга ярамый.

    - Әйе, бу чыннан да шулай. Балаларда кече яшьтән үк дөрес буй-сын булдыру бик тә мөһим. Гәүдәсе матур булу кешене бизәп кенә калмый, аның сәламәт булуына да ярдәм итә. Шуңа әти-әниләр балаларының буй-сыны нинди булуга битараф карамасыннар, ниндидер сорау борчыган очракта безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде.

    - Файдалы әңгәмәгез өчен рәхмәт, Константин Вячеславович.

    Ә газета укучыларыбызга шуны җиткерәбез: әлеге табибның Әгерҗе поликлиникасындагы консультация көннәрен сез 22478 телефоны аша белә аласыз.

    Ә сез беләсезме?

    Кешегә 187 буын һәм буынтык хәрәкәтләнергә ярдәм итә, ә менә 100гә якын буын авыруы моңа киртә булып тора. Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән бәйлеләре, йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле авырулардан кала, өченче урынны алып тора.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: