Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Хөрмәтле әгерҗелеләр, сәламәтлегегезне бушлай тикшертергә ашыгыгыз

Быел диспансеризацияне (бушлай медицина тикшеренүе) 1995 елда туганнардан башлап , һәр өч ел саен дөньяга килүчеләр (1992, 1989, 1986 һ.б.лар, 1914 елга кадәр) уза. Ягъни 21,24, 27, .... , 99,102 яшьлекләр һ.б.лар. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: диспансеризация бушлай уздырыла. Аның кысаларында каныгызга биохимик анализ ясалачак, флюорография, маммография узачаксыз. Шулай...

Быел диспансеризацияне (бушлай медицина тикшеренүе) 1995 елда туганнардан башлап , һәр өч ел саен дөньяга килүчеләр (1992, 1989, 1986 һ.б.лар, 1914 елга кадәр) уза. Ягъни 21,24, 27, .... , 99,102 яшьлекләр һ.б.лар.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: диспансеризация бушлай уздырыла. Аның кысаларында каныгызга биохимик анализ ясалачак, флюорография, маммография узачаксыз. Шулай ук УЗИ ясату, белгечләрдә тикшерү узу мөмкинлеге дә бирелә. Болар барысы да чирне иртә стадиядә ачыклау максатыннан эшләнә.

2015 елда уздырылган диспансеризация нәтиҗәсендә 16 кешедә яман шеш, 150 кешедә зарарсыз шеш,63 кешедә йөрәк авыруы һәм башка чирләр ачыкланды.

Диспансеризациягә кагылышлы сораулар белән 22672 (регистратура) һәм 24557 телефоны буенча мед.профилактика кабинетына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев