Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җиң сызганып эшләр чагым

Бүген дә аның эш көне, гадәттәгечә, авыруларның хәлен белүдән башланды. Шәфкать туташларыннан төннең ничек узуы белән кызыксынды. "Аллага шөкер, Ләйсән Хәмитовна, барысы да тыныч, сез биргән күрсәтмәләрне төгәл үтәдек. Авырулар да үзләрен яхшы хис итәләр", дип җавап бирде төнге сменада кизү торган Наталья Фәйзуллина. 28 ел район үзәк хастаханәсендә өлкән...

Бүген дә аның эш көне, гадәттәгечә, авыруларның хәлен белүдән башланды. Шәфкать туташларыннан төннең ничек узуы белән кызыксынды. "Аллага шөкер, Ләйсән Хәмитовна, барысы да тыныч, сез биргән күрсәтмәләрне төгәл үтәдек. Авырулар да үзләрен яхшы хис итәләр", дип җавап бирде төнге сменада кизү торган Наталья Фәйзуллина.
28 ел район үзәк хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Ләйсән ГОБӘЙДУЛЛИНАны, әнә шулай, авырулар да, хезмәттәшләре дә һәр иртәне көтеп алалар.
- Эшемне, хезмәттәшләремне бик яратам, һәр авыруны үз туганымдай якын күрәм. Шәфкать туташларына да "бүлекчәдәге 23 авыру да сезгә туганыгыздай якын булырга тиеш. Күңел җылыгызны биреп эшләсәгез генә, аларга савыгырга ярдәм итәрсез", дип әйтәм, - ди Ләйсән ханым.
- Үземне дә хастаханәгә нинди хәлдәге авыруны алып килсәләр дә югалып калмаска, тәмле телле, йөздә һәрчак елмаю булырга тиеш дип өйрәттеләр, - дип өстәп куя ул.
Чынлап та, моннан 32 ел элек Минзәлә медицина училищесын тәмамлап Әгерҗегә эшкә кайткан яшь белгечкә остазлары Алмазия Сафиуллина, Гүзәл Галиева, Ләйсирә Тимуршина, Эльвира Хөснетдинова эш серләренә төшенергә бик ярдәм итәләр. 22 яшендә өлкән шәфкать туташы итеп билгеләнгәч Вәзирә Дәүләтшинаның олы ярдәмен тоя ул.
- Дүрт еллык хезмәт стажым гына бар иде бит әле бу вазифага билгеләнгәндә. Ул вакытта ике йөрәкле булганмындыр, ахры, - ди ул елларны искә алып Ләйсән ханым.
Әмма үзеннән күпкә тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре белән дә уртак тел таба. Ул вакыттагы хирургия бүлекчәсе мөдире Юрий Фишов, хәзер табиб Алексей Шадрин белән эшләүләренә дә сөенә генә.
- Бу ике табиб та - алтын куллы хирурглар, - ди.
Ә эшләгән дәвердә төрле хәлләр: төн уртасында, ял-бәйрәм көннәрендә чыгып киткән чаклар да була.
- Ә телефон тынып торса, түзмим, үзем шәфкать туташларына шалтыратам. Өйдә дә тыныч кына тора алмыйм инде мин, - ди елмаеп Ләйсән ханым.
Әле бу атнада хезмәттәшләре Әлфия Мөстәхимова, Гөлфия Булатова белән шәфкать туташлары эшен оештыручы курсларын тәмамлап, диплом алып кайтканнар.
- Бу ак халатлы өлкән шәфкать туташлары һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәсеннән Гөлфия Симакова белән кулга-кул тотынып эшлибез. 50 яшькә җиткәч укырга җибәрерләр дип уйламаган да идем. Баш табиб урынбасары Татьяна Шубина "әле сезнең җиң сызганып эшләр чагыгыз", дип Казанга укырга барырга тәкъдим иткәч каршы килмәдек, - ди Ләйсән Хәмит кызы.
Гомере буе Гиппократ антына тугры калган, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән Ләйсән ханым эшендә генә түгел, гаиләсендә дә бәхет гөлләре шаулап чәчәк атуына сөенә. Ышанычлы тылы Рафаэль, балалары Айгөл, Айнур, хәзер инде гаиләне тагын да тулыландырган кияве Рәис белән килене Гүзәл, яраткан оныгы Рауль бар. Үзенең дүрт кыз, иренең алты туганын да якын итеп яши белә ул. Иң мөһиме, Исәнбайда әти-әнисе Әминә белән Хәмит гомер көзләрен парлап үткәрәләр.
- Эштән соң бакчада казынырга яратам, бик күп чәчәкләр үстерәм. Тормышымның да шул чәчәкләр кебек матур узуына сөенәм, - ди ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев