Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Иң ышанычлысы – прививка

Эпидемиологлар фаразлавынча, быел грипп февраль ахырларында, март башларында көтелә. Гриппның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт булачак? Аннан ничек сакланырга? Бу хакта сөйләүләрен үтенеп, район үзәк хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать иттек. Лилия ХӨСӘЕНОВА - йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы: - Гриппологлар фаразлавынча, быелгы грипп авыр формада булмаячак, әмма озакка сузылачак. Безнең районда...

Эпидемиологлар фаразлавынча, быел грипп февраль ахырларында, март башларында көтелә. Гриппның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт булачак? Аннан ничек сакланырга? Бу хакта сөйләүләрен үтенеп, район үзәк хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать иттек.
Лилия ХӨСӘЕНОВА - йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы:
- Гриппологлар фаразлавынча, быелгы грипп авыр формада булмаячак, әмма озакка сузылачак. Безнең районда әлегә грипп белән авыру очраклары юк. Ә менә ОРВИ белән мөрәҗәгать итүчеләрнең саны көннән-көн арта. Узган атнада табибларга көн саен уртача 27 кеше мөрәҗәгать иткән булса, бу атнада көненә уртача 35 кеше кабул итәләр. Дүшәмбе көнне мөрәҗәгать итүчеләрнең саны хәтта 50гә җиткән. Аларның күпчелеге - кече яшьтәге балалар. Гриппның билгеләре ОРВИныкыннан ничек аерыла соң? Грипп башланганда температура кисәк күтәрелә, туңдыра, баш, тән, мускуллар, күз алмасы авырта, хәл булмый. Бераздан тамак авырта башлый, борын тыгыла. Үзегездә шушы билгеләрне сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәлегез авыр булса, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыгыз.
Үз белдегең белән дәваланырга ярамый. Грипп вакытында дәвалану чараларын бары тик табиб кына билгеләргә тиеш. Чөнки грипптан соң сездә элек тә булган хроник авыруларның тагын да көчәюе ихтимал. Шулай ук үпкә ялкынсынуы, бронхит, отит, ринит, миокардит, перикардит, менингит кебек өзлегүләр барлыкка килү куркынычы да бар. Бу хакта күп тапкырлар аңлатсак та, күпләр, үзләрендә авыру билгеләре барлыкка килгән хәлдә дә эшкә, укырга йөрүләрен дәвам итәләр. Шул рәвешле, алар үз организмнарын гына түгел, башкаларның сәламәтлеген дә куркыныч астына куялар.
Грипптан ничек сакланырга? Бу йогышлы авырудан иң ышанычлы саклану чарасы - прививка куйдыру. Безнең районда 5600дән артык кеше, вакцина куйдырып, үз сәламәтлеге хакында алдан ук кайгыртып куйды инде. Прививка куйдыру кампаниясе вакытында белгечләребез оешмадан-оешмага йөреп, халыкны бушлай вакцина куйдырырга үгетләсәләр дә, күпләр бу саклану чарасына җитди карамыйлар. Прививка куйдыру өзлегү барлыкка килү ихтималын да киметә. Ни кызганыч, грипптан үлү очраклары нәкъ менә прививка куйдырмаучылар арасында очрый.
Кеше прививка куйдырмаган икән, үзен грипптан ничек саклый ала соң? Беренчедән, моның өчен арбидол, ремантадин, кагоцел, интерферон, гриппферон, виферон, циклоферон кебек вируска каршы препаратлар эчәргә кирәк. Шулай ук суган, сарымсак, лимон, карлыган кебек халык медицинасы чараларыннан файдаланырга да онытмагыз. Тик әлеге чараларның инде үзегез сынаган ысулларын кулланырга тырышыгыз. Чөнки бер чараның кемгәдер ярдәм итүе, ә кем өчендер, киресенчә, зыянлы булуы бар.
Гриппның йогышлы авыру икәнлеген, ягъни аны йөткергәндә, төчкергәндә дә йоктыру ихтималы барлыгын исегездә тотыгыз һәм грипп вакытында халык күп йөри торган урыннарда сирәгрәк булырга тырышыгыз.
Светлана ГАЛЛӘМОВА - район педиатры:
- Алты айга кадәрле балалар грипп белән сирәк авырыйлар, чөнки аларны әниләренең иммунитеты саклый. ОРВИ, гриппка кече яшьтәге балалар аеруча тиз бирешүчән. Бигрәк тә, балалар бакчаларына йөрүчеләр, авырлыклары тиешле нормадан аз булучы, аллергия авырулы балалар грипп һәм ОРВИ белән еш авырыйлар. Баланың грипп белән авыру билгеләре өлкәннәрнеке кебек үк. Тик балаларда өзлегүнең бик тиз барлыкка килү куркынычы бар. Өзлегү хәтта беренче өч көндә үк барлыкка килергә мөмкин. Балалар арасында бронхит, синусит, үпкә ялкынсынуы кебек өзлегүләр аеруча еш очрый.
Балаларны грипптан ничек сакларга? Өч яше тулган балаларга прививка куйдырырга кирәк. Тик без балаларга прививканы әти-әниләрнең рөхсәте белән генә куябыз. Табибка үзвакытында мөрәҗәгать итү дә бик мөһим. Бу очракта көннәр генә түгел, сәгатьләр, хәтта минутларның да мөһим роль уйнавын онытмагыз.
Грипп вакытында балаларның кулларын сабынлап ешрак юарга; өйгә кайткач, борыннарын дөрес итеп тозлы эремә белән юдыртырга, бүлмәләрне бик еш җилләтеп торырга кирәк. Шулай ук С витаминына, аксымнарга бай ризыклар, цитруслы җиләк-җимеш, яшелчәләр белән туклануның файдасы турында да онытырга ярамый. Гомумән, бу чорда туклану бик яхшы сыйфатлы булырга тиеш. Шулай ук интерферон, виферон кебек вируска каршы препаратлар кулланырга, анаферон кебек гомеопатик чаралардан файдаланырга да мөмкин. Сабыйларыбызның сәламәтлеген бергә кайгыртыйк.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев