Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Яман шеш авыруы кешедән кешегә йогамы?

Рак вирусы юк

Рак авыруын йоктырып буламы? Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Радиология буенча илкүләм медицина-тикшеренү үзәге генераль директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Каприн шул хакта аңлаткан. Бу турыда «АиФ» яза.

«Рак вирусы юк. Бу чирне лифтта яки метрода «йоктырып» булмый. Ләкин кайсыбер вируслар ялкынсыну процесслары һәм яман шеш алды халәте китереп чыгарырга мөмкин. Бу исә онкология авырулары барлыкка килү куркынычын арттыра. Мондый вирусларны онкогенлы дип атыйлар.

Аларга, мәсәлән, кеше папилломасы вирус керә (ул аналык муентыгы, авыз-йоткылык яман шеше китереп чыгаруы ихтимал), С һәм В гепатиты вируслары (бавыр яман шеше ихтималын арттыра), хеликобактер (атрофик гастрит китереп чыгара, бу – ашказаны яман шеше куркынычын арттыра). ВИЧ-инфекцияле пациентларда еш кына иммунодефицитлы халәтләр – Капоши саркомасы барлыкка килә.

Кайсыбер онкогенлы вируслардан вакциналар саклый. Прививка илкүләм календарьгә кертелгән илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, вакцинация аналык муентыгы рагы ихтималын шактый киметә. Бу авыру – яшь хатыннарның онкологиядән үлеменең төп сәбәбе», – ди ул.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев