Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җиңеп булмый, җиңеләйтеп була

Фән ничек кенә алга китмәсен, гриппны җиңү өчен чара әле уйлап табылмаган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау белгечләре әйтүенчә, грипптан саклану өчен иң үтемле чара - вакцинация. Бу балаларга да кагыла. Чөнки әлеге авыруга балалар аеруча тиз бирешүчән. - Белгечләр фаразына караганда, 2016 елда Россиядә грипп вирусының өч төрлесе өстенлек итәчәк. Шуны...

Фән ничек кенә алга китмәсен, гриппны җиңү өчен чара әле уйлап табылмаган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау белгечләре әйтүенчә, грипптан саклану өчен иң үтемле чара - вакцинация.

Бу балаларга да кагыла. Чөнки әлеге авыруга балалар аеруча тиз бирешүчән.

- Белгечләр фаразына караганда, 2016 елда Россиядә грипп вирусының өч төрлесе өстенлек итәчәк. Шуны истә тотып, быел да вакцинага аларга каршы антигеннар салынган. Прививка кую өчен "Гриппол+" һәм "Ультрикс" вакциналары файдаланабыз. Аларның составында организмның башка инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра торган поликсидоний дигән матдә бар, - ди район педиатры Адилә Нәфыйкова.

Прививка куйдыру сезне гриппны йоктырудан сакламаса да, өзлегүләрне һәм грипптан үлү очракларын киметә. Ә өзлегүләргә килгәндә, бронхит, отит, синусит, менингит, үпкә ялкынсынуы кебекләре аеруча еш очрый.

- Күпләр гриппның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап бетермиләр. Югыйсә, башка вируслы йогышлы авырулардан грипп тиз арада киң таралуы һәм өзлегүләр барлыкка килү белән аерылып тора. Дөньяда ел саен грипп белән 3-5 миллион кеше авырый һәм шуның 250-500 мең очрагы үлем белән тәмамлана икән. Ә үлем очрагы, нигездә, өзлегүләр нәтиҗәсендә була, - дип дәвам итә Адилә Маратовна.

Прививка куйдыручыларда иммунитет 8-12 көн эчендә барлыкка килә һәм 12 ай дәвамында саклана.

- Безнең ике балабыз бар. Өч ел рәттән аларга грипптан прививка куйдырабыз. Грипп эпидемиясе вакытында авырып ятканнары юк, кайчак җиңелчә генә сырхаулап алалар. Вакцина, чыннан да, иммунитетны ныгыта икән. Шуңа туганнарыма да балаларына прививка ясатырга киңәш бирәм, - ди Әгерҗедән Людмила Леонтьева.

Хәзерге вакытта мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында гриппка каршы вакцинация бара. Әти-әниләр тәрбиячеләр йә укытучылар аркылы балага прививка ясатуга язмача рөхсәт кәгазе тапшырырга тиешләр. Ә, гомумән алганда, вакцинациягә кагылышлы сораулар белән участок табибыгызга мөрәҗәгать итә аласыз. Авылларда бу эш белән фельдшерлар шөгыльләнә. 22478 телефоны буенча балалар поликлиникасы регистратурасына да шалтыратырга мөмкин.

Игътибар!

Быел грипп эпидемиясе январь башларында киләчәк, диләр белгечләр. Аннан саклау өчен балаларыгызга прививканы хәзердән үк куйдырырга кирәк.

Укучыларның көзге каникулы вакытында балалар поликлиникасының процедура кабинеты эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән 4кә кадәр эшли.

Белешмә:

Грипп - вируслы йогышлы авыру. Грипп йоктырган кешенең тиз арада тән температурасы 39 градус һәм аннан да югарырак күтәрелә, хәлсезлек барлыкка килә, башы, мускуллары, суставлары авырта. Кайчак эч авыртырга йә эч китәргә мөмкин.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев