Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Иртәгә ни буласын беребез дә белмибез

Тиздән - 1 октябрь. Ә бу - федераль ташламаларга ия булучыларның түләүсез даруларны алу яки аннан баш тарту турында бик җаваплы карар кабул итүгә гариза язуның соңгы көне. Бик күпләр акчасына кызыгыпмы яки башка сәбәп беләнме, дарулар белән тәэмин итүне, санаторий-курортларда дәвалауны үз эченә алган соцпакеттан баш тарталар да, аннан...

Тиздән - 1 октябрь. Ә бу - федераль ташламаларга ия булучыларның түләүсез даруларны алу яки аннан баш тарту турында бик җаваплы карар кабул итүгә гариза язуның соңгы көне.

Бик күпләр акчасына кызыгыпмы яки башка сәбәп беләнме, дарулар белән тәэмин итүне, санаторий-курортларда дәвалауны үз эченә алган соцпакеттан баш тарталар да, аннан авырулары көчәйгәч терсәкләрен тешлиләр, әмма соң була.

Әнә, Әгерҗедән дә бер ханым (исемен язмавыбызны үтенде) берничә ел инде шикәр авыруыннан интексә дә, ай саен бирелә торган бер мең сумга якын акчага кызыгып соцпакеттан баш тарта. Ә шикәр авыруыннан дару алу өчен генә дә елга 60 мең сумга якын акча тотылачагын уйламый ул.

- Мин инде күптән Пенсия фонды идарәсенә барып гариза яздым. Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, соцпакеттан бүтән баш тартмаячакмын, - ди ул.

Мондый ташламага ия булучыларга да шулай ди шәһәрдәшебез.

- Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми, шуңа күрә башта җиде кат үлчәгез, - ди ханым.

Әгерҗедә яшәүче, 20 елдан бирле йөрәк авыруы, кан басымы белән интегүче Зилә апа Зиннурова да "мин - өлкән яшәтәге пенсионер. Авыру да теләсә кайчан аяктан егарга мөмкин. Кем белә, кыйммәтле дарулар кирәк булуы да бар. Шуңа күрә мин соцпакетны алудан баш тартам дип гариза язарга җыенмыйм", ди.

- Дөрес, төрле вакыт була. Табиб язган рецепт буенча кирәкле даруны алырга дип даруханәгә берничә тапкыр барган чаклар да булгалый. Әмма аяк йөргәндә анысы да әллә ни зур проблема димәс идем, - дип тә өсти Зилә апа.

Исәнбайдан Назиф абый Ханнанов та - ун елдан артык II группа инвалид. Табиблар хроник обструктив бронхит дигән диагноз куйганнан бирле даруларсыз бер генә көн дә яши алмый.

- Соцпакет булмаса, миңа ай саен ике-өч мең сумны кесәдән чыгарып салырга туры килер иде. Ә дарулар белән тәэмин итү программасы буенча соцпакеттан файдалану күпкә отышлы. Табиб рецепт яза, даруны авылыбыздагы даруханәгә китерәләр. Ай саен Әгерҗе юлын таптыйсы да юк, - ди ул.

Әгерҗедән Гүзәл апа Мәҗитова да "көн саен 9-10 төрле дару эчәм, ярый әле, федераль ташламаларга ия булучыларга шундый уңайлы программа эшли. Миңа ай саен дару алу өчен соцпакетта каралган 766 сум гына түгел, 4-5 мең сум акча кирәк булыр иде", ди.

- Үз эшләренең чын осталары булган табибәләр Гөлгенә Бакирова һәм Ләйсирә Гарифуллинага да рәхмәтемне газета аша җиткерәсем килә. Алар чын күңелләрен биреп дәваламасалар, мин бу яшькә кадәр җитә дә алмаган булыр идем, - ди Гүзәл апа.

Акчасына кызыгып соцпакеттан баш тарта күрмәгез, дип кисәтәләр табиблар да. Авыру аяктан еккач соң булуы бар. Соцпакет һәм даруларга киткән акча чыгымын үлчәүгә салып карагыз: кайсы ягы өстенлек алыр икән?..

Белешмә.

Социаль пакет өч өлешкә бүленә:

766,55 сумы - даруларга,

118,59 сумы - санаторий-курортларда дәвалануга,

110,09 сумы - шәһәр яны тимер юл, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару-кайту өчен каралган.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев