Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Иртәгә ни булмас...

2016 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының (соцпакет) бәясе 7 процентка артты. Хәзер ул 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Аның 766 сумы -медикаментларга, 118 сумы шифаханәләргә юллама алу, 110 сумы бушлай юлда йөрү өчен каралган. Рәмзия ХӘЕРНАСОВА, Әгерҗе шәһәре: - Мин ике тапкыр инфаркт кичердем, йөрәгемә катлаулы операция дә...

2016 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының (соцпакет) бәясе 7 процентка артты. Хәзер ул 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Аның 766 сумы -медикаментларга, 118 сумы шифаханәләргә юллама алу, 110 сумы бушлай юлда йөрү өчен каралган.

Рәмзия ХӘЕРНАСОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Мин ике тапкыр инфаркт кичердем, йөрәгемә катлаулы операция дә ясадылар. Бүгенге көндә II группа инвалид. Менә өч елга якын социаль пакеттан файдаланам. Бу яклап район үзәк хастаханәсе табибәсе Гөлгенә Бакировага рәхмәтем бик зур. Ул миңа кирәкле даруны язганчы башта Әгерҗедәге 56нчы даруханәгә шалтыратып, аның барлыгын белешә, аннан соң гына рецепт язып бирә. Ә гомумән алганда, кирәкле даруларның булмый калганы бик сирәк. Әгәр социаль пакеттан баш тарткан булсам, белмим, шуның кадәр дару сатып алу өчен ничек акча җиткерер идем икән?! Бушлай дарулардан киләчәктә дә файдаланачакмын.

Гүзәл МӘҖИТОВА, Әгерҗе шәһәре:

- Мин дарусыз яши алмыйм, кечкенәдән йөрәгем авырта. 20 яшемнән бирле даими рәвештә таблеткалар эчәм. Әгәр соцпакет булмаса, нишләр идем икән?! Кайберәүләр "күп кенә бушлай дарулар аптекада булмый" дип зарланалар. Минем белән мондый хәлнең булганы юк: әгәр берәр төрле дару аптекада булмый икән, икенче айда кайтаралар. Дарулар буенча бернинди моң-зарым юк. Юлда йөри алсам, шифаханәгә дә барыр идем әле. Тик әлегә ул мөмкинлектән файдаланып булмый...

Расим ИСЛАМОВ, Кодаш авылы:

- Мин 2011 елда инфаркт кичердем, II группа инвалид. Менә шул вакыттан бирле социаль пакеттан файдаланам. Авылда яшәгәч, ай саен дару алырга Әгерҗегә килеп йөрү уңайсызрак. Тик даруханә хезмәткәрләре якыннар, танышлар аша да биреп җибәрәләр, рәхмәт. Яшермим: миңа кирәкле дарулар аптекада һәрвакыт булмый, аларын акчага сатып алырга туры килә. Шулай булса да соцпакеттан баш тартырга җыенмыйм. Иртәгә ни буласын белеп булмый бит: чирнең көчәеп китүе дә бар.

Чыннан да, иртәгә авыру белән ни булмас? Менә шул чакта социаль җыелма аша бушлай алырга мөмкин булган дару ярдәмгә килергә мөмкин. Шуңа әлеге җыелманы акчага алыштырганчы уйлагыз. Ә инде моңа кадәр соцпакеттан баш тартып бу мөмкинлектән файдаланмагансыз, ә 2017 елдан дарулар алырга карар кылгансыз икән, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә барып гариза язарга кирәклеген онытмагыз.

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев