Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Иж-Бубыйда яңа ФАП ачылды

"Без бу көнне 40 ел буе көттек. Ниһаять, Иж-Бубыйга да бәхет елмайды", - диде модульле ФАПны ачу тантанасында 36 ел авылдашларына хезмәт күрсәтеп лаеклы ялга киткән медицина ветераны Луиза ханым Ваһапова. Луиза ханымның сүзләрендә хаклык ята: Иж-Бубый ФАПы моңа кадәр 1905 елда ук төзелгән Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗановның приказчигы Арыслангали йортында...

"Без бу көнне 40 ел буе көттек. Ниһаять, Иж-Бубыйга да бәхет елмайды", - диде модульле ФАПны ачу тантанасында 36 ел авылдашларына хезмәт күрсәтеп лаеклы ялга киткән медицина ветераны Луиза ханым Ваһапова.
Луиза ханымның сүзләрендә хаклык ята: Иж-Бубый ФАПы моңа кадәр 1905 елда ук төзелгән Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗановның приказчигы Арыслангали йортында урнашкан иде. Әлеге бинаның бер өлешендә авыл җирлеге Советы булса, икенче ягында медпункт хезмәт күрсәтте.
- Түбәсеннән су үткән чаклар да булды. Иске бинада су да, канализация дә юк, җиһазлар да иске иде. Нинди генә шартларда эшләсәк тә, безнең өчен иң төп бурыч - халык сәламәтлеге сагында тору булды. Ә бу бинада фельдшерыбыз Елена Михайловнага хезмәт күрсәтер өчен барлык шартлар тудырылган, шуңа мин аның өчен бик тә сөенәм, - диде Луиза апа Ваһапова.
Чыннан да, ФАП мөдире Елена Романованың шатлыгы йөзенә чыккан.
- Мин бу якларга кайтканчы, Төньяк Карелиядә медицина хезмәте күрсәттем. Хәзер исә Кече Пурга районында яшим. Моннан бер ел элек Иж-Бубыйда эшли башлаганчы, мондый матур, заманча, барлык шартлары булган ФАПларны күргәнем юк иде әле. Әллә каян балкып күренеп торучы мондый пунктлар Әгерҗе районында берничә авылда бар бит инде. Монда җиһазлар да яңа, процедура, кабул итү бүлмәләре дә аерым. Көн саен Пургадан йөреп эшләргә туры килсә дә, яңа хезмәт урыныма ашкынып торам, - диде ул.
Иж-Бубыйлыларның шатлыгын уртаклашырга район һәм үзәк хастаханә, оешма-учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре килгән иде.
- Иж-Бубый Әгерҗегә якын булса да, биредә яңа ФАП бик кирәк иде инде. Чөнки медицина хезмәте - халык турында кайгыртуның иң мөһим тармагы ул. Сезнең бурыч - иң беренче чиратта, өлкәннәрнең һәм, әлбәттә, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, - диде район башлыгы.
Сүз уңаеннан: бүген Иж-Бубыйда өлкән яшьтәге 150 кеше, 100дән артык сабый яши икән.
- Минем пациентларым да, нигездә, нәкъ менә алар. Мөрәҗәгать итүчеләр, гадәттә, көненә уннан да ким булмый, - ди Елена Михайловна.
- Сез - шушы авылның сәламәтлек сакчысы. Ә бу символик ачкыч - пациентларыгыз йөрәгенә ачкыч ул. Шушы серле ачкыч һәр йөрәккә юл табарга ярдәм итсен иде, - дигән сүзләр белән район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Магомедэмин Аюбов фельдшерга символик ачкычны тапшырды. Кызыл тасманы кисеп керүчеләр арасында авылның Ак әбиләре дә бар иде.
- Безгә шундый бүләк ясаган республика, район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Аерым рәхмәтебез - ФАПның тирә-ягын тәртипкә китерүгә зур көч куйган авылдашларыбыз Рәис Минаголовка, Рәшит Җәләлетдиновка, Николай Трофимовка, - диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллин.
Бу - ФАП ачылуны зарыгып көткән барлык иж-бубыйлыларның уртак рәхмәте.
Белешмә:
Иж-Бубыйдагы модульле фельдшерлык-акушерлык пункты - Республика програмамсы кысасында районда кулланылышка тапшырылган җиденче медицина пункты. Озакламый Кадыбашта да шундый заманча амбулатория ачылачак.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев