Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кан басымы югары булганда каһвә эчәргә ярыймы-юкмы?

Белгеч сүзләренчә, каһвә – акрын гына кан басымын күтәрә торган эчемлек

Кардиолог Әскәров гипертоникларга каһвәне чамасын белеп кенә эчәргә кирәклеге турында сөйләде. Белгеч сүзләренчә, каһвә – акрын гына кан басымын күтәрә торган эчемлек.

Әмма шулай булса да, кайбер чикләүләрне истә тотып, аны гипертоникларга да кулланырга мөмкин. «Бу очракта каһвәне ач карынга эчәргә ярамый. Ашаганда яки ашаганнан соң эчү дөресрәк. Әгәр бу шартны үтәгәндә дә, организмга авырлык китерүче ниндидер билгеләр барлыкка килә икән, каһвә белән гомумән саграк булырга кирәк “, – дип, Әскәровның сүзләрен китерә  aif.ru.

Кардиолог әйтүенчә, әгәр кан басымының югары күрсәткече 170-180 тирәсендә булып, аны төшерер өчен дару да капсагыз, каһвә гипертоник кризга китерергә мөмкин. Мондый приступ вакытында баш әйләнергә, күкрәк авыртырга, йөрәк тибеше көчәергә, сулыш алу авыраерга мөмкин. Шуңа күрә каһвә эчү мәсьәләсенә бик җаваплы карарга кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140055/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев