Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Күчмә флюорографны көтеп ятмагыз, әгерҗелеләр!

"Быел халык күчмә флюорографка ышанып тормасын, ел ахырына кадәр Әгерҗе йә Красный бор поликлиникаларына барып тикшеренү җаен карасын иде", - дип мөрәҗәгать итәләр табиблар райондашларга. Болай дип әйтергә җитди сәбәпләр дә бар. Беренчедән, башка елларда күчмә флюорограф, авыллар буенча йөреп, өч мең райондашыбызның сәламәтлеген тикшерсә, быел мондый мөмкинлек бер мең...

"Быел халык күчмә флюорографка ышанып тормасын, ел ахырына кадәр Әгерҗе йә Красный бор поликлиникаларына барып тикшеренү җаен карасын иде", - дип мөрәҗәгать итәләр табиблар райондашларга.

Болай дип әйтергә җитди сәбәпләр дә бар. Беренчедән, башка елларда күчмә флюорограф, авыллар буенча йөреп, өч мең райондашыбызның сәламәтлеген тикшерсә, быел мондый мөмкинлек бер мең кешегә генә бирелә.

- Чаллыдан киләчәк күчмә флюорограф авырлык белән хәрәкәтләнүчеләр, ялгыз өлкәннәр, хастаханәгә алып барырга балалары булмаган әби-бабайларга гына хезмәт күрсәтәчәк, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары Эдуард Овчинников. - Бу - Казаннан бирелгән күрсәтмә, - дип әлеге сүзләргә төгәллек кертә.

Әгерҗе районында якынча 70 торак пункт барлыгын исәпкә алганда, бу - һәр пунктка 10-15 кеше туры килә дигән сүз. Әйтик, нинди зур Тирсә авылында да күчмә флюорограф нибары 30лап кешене генә тикшерәчәк. Татарстан буйлап хәрәкәтләнүче әлеге күчмә флюорограф безгә ноябрь ахырында килеп җитәр дип көтелә. Ул бер атна эчендә бөтен районны әйләнеп чыгачак.

- Якынча исемлекләр төзелеп, ФАП мөдирләренә юлланды инде. Әлеге исемлектә кемнәр барлыгын белү өчен үз авылларыгыздагы ФАПларга мөрәҗәгать итә аласыз. Кабул итү көне билгеле булу белән радио, газета аша да халыкка хәбәр итәчәкбез, - ди Эдуард Вильевич.

- Тик мин үз аякларында йөри алучыларга Әгерҗе поликлиникасына йә Красный борга барып флюорография узарга киңәш итәр идем. Безнең поликлиникадагы кебек санлы флюорограф республикада да берничә генә. Әлеге заманча аппаратта тикшеренгән кеше нурланышны бик аз дәрәҗәдә генә ала. Нәтиҗәләр дә шунда ук билгеле була. Чөнки үзебездә ике ренгенолог эшли. Алар снимокларны шул көнне үк "укып" та бирәләр, - дип дәвам итә Эдуард Овчинников. Ә менә күчмә флюорографта тикшеренү узганнар нәтиҗәне өч айдан соң гына беләчәкләр.

- Безнең районда туберкулез буенча хәл катлаулы булып кала. Әйтик, 2016 елда гына да 24 кеше фтизиатрга исәпкә куелды. Ә, гомумән алганда, бүген әлеге кабинетта 52 кеше исәптә тора. Флюорография узу үпкәдә онкология авыруын да иртә стадиясендә ачыклау мөминлеге бирә, - ди табиб.

Тагын бер нечкәлек: туберкулезны вакытында ачыклау кешенең үзе өчен генә түгел, аның якыннары өчен дә кирәк. Чөнки туберкулез чиренең тирә-яктагыларга күчү куркынычын да онытмыйк. Ә тирә-ягыбызда - кадерле балаларыбыз, оныкларыбыз...

15 яшькә җиткән райондашларыбызны елына бер тапкыр флюорография узарга җәлеп итүдә авыл җирлекләре башлыкларының ярдәменә дә өметләнәләр табиблар.

"Авылларда яшәүче халыкның сәламәтлеге турында алар да кайгыртырга бурычлы", диләр. Тик үз сәламәтлеге турында, иң беренче чиратта, кеше үзе кайгыртырга тиеш. "Сәламәтлек - үз кулыбызда" дигән әйтемне мең кат ишетсәк тә, аның тирән мәгънәсе турында күп чакта ныклап авырый башлагач кына уйлана башлыйбыз һәм соңга да калабыз шул...

Белешмә:

Флюорография тикшеренүе вакытында 2015 елда 20 райондашыбызда туберкулез, 12сендә онкология авыруы ачыкланган. 2016 елда бу саннар - 24 һәм 9.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев