Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Күңелле үзгәрешләр

Соңгы вакытта хастаханәләрдә табибларның кәгазь боткасына батып утыруы, авыруларга игътибарлары җитмәве турында күп сөйләнә һәм языла. Ә бит авырулар арасында да елга бер тапкыр гына булса да участок табибына күренмичә, чирләре азганнан соң гына табибларга мөрәҗәгать итү очраклары күп. Хәзер поликлиника һәм хастаханәләрнең диагноз кую һәм дәвалау мөмкинлекләре шактый артты....

Соңгы вакытта хастаханәләрдә табибларның кәгазь боткасына батып утыруы, авыруларга игътибарлары җитмәве турында күп сөйләнә һәм языла. Ә бит авырулар арасында да елга бер тапкыр гына булса да участок табибына күренмичә, чирләре азганнан соң гына табибларга мөрәҗәгать итү очраклары күп.
Хәзер поликлиника һәм хастаханәләрнең диагноз кую һәм дәвалау мөмкинлекләре шактый артты. Кырык елга якын хастаханәдә эшләп, шуның утыз елын статистика бүлегендә хезмәт куйганлыктан, әлеге шартларны чагыштыру минем өчен аеруча кызыклы. Поликлиниканың үзендә үк соңгы елда 5-6 елда яңа цифрлы флюорограф, күкрәк бизе шешләрен иртәрәк ачыклый торган цифрлы маммограф һәм 2006 елда монтажланган рентген аппараты куелган. Хәзер аяк-куллары сынган кешеләргә газап чигеп урман янындагы хастаханәгә барасы түгел. Шушы аппаратларга табибрентгенолог Алмаз Саматов җитәкчелегендә биш рентгенлаборант хезмәт күрсәтә. Могҗиза бит: аппарат компьютер ярдәмендә кабинеттан гына идарә ителә, караңгыда фиксаж белән мәшәкатьләнәсе юк. Иртәрәк туганмын, мин рентгенкабинетта эшләгән җитмешенче елларда бу аппаратлар төшкә дә кермәде бит.
Күптән түгел хастаханәдә ятып дәваланырга туры килде. Монда да күңелгә ятышлы үзгәрешләр байтак. Ремонттан соң терапия һәм балаларны дәвалау бүлекләре яктырып, иркенәеп киткән. Ике елга якын уңайсыз шартларда эшләгәннән соң физкабинет һәм массаж ясау бүлмәсе дә, дүртенче катка күченеп, "өй туе" үткәргән. Алар урынына күченгән гинекология бүлеге хезмәткәрләре уңайлы шартларга сөенеп туялмый. Физкабинетка алынган яңа лазер, ультратавыш һәм электр дәвалау аппаратлары авыруларны савыктыру мөмкинлекләрен арттыра. Югары категорияле шәфкать туташлары Лилия Нау, Дилүсә Минаголова, Венера Габбасованың шимбә-якшәмбе көннәрендә дә эшләве авыруларга уңайлы, дәвалану срогын да кыскарта.
Үзем дәваланып яткан терапия бүлеге хезмәткәрләре дә һәр авыруга игътибарлы, сабыр, табиб билгеләгән дәваны җиренә җиткереп үтиләр. Бер вакытта дәваланган Нурзадә Бәдретдинова әйтмешли, шәфкать туташларының һәм санитаркаларның заманча матур өс киемнәрен күргәч тә савыга башлыйсың, кәефләр күтәрелеп китә. Бүлек табиблары Вера Басова һәм Фәридә Гайббаева һәр авыруны җентекләп тикшереп, төгәл дәва билгеләп, тиз көннәрдә аякка бастыру өчен бөтен белемнәрен һәм көчләрен эшкә җигәләр. Өлкән шәфкать туташы Әлфия Мөстәхимова җитәкчелегендә бүлектә дус-тату, үз эшләренең осталары тупланган, аларның барысын да язу мөмкин түгел, газета битләре җитмәс.
Хастаханә коллективына яңа елда авырулардан рәхмәт сүзләрен еш ишетергә язсын. Аларның тынгысыз хезмәте өчен бу бик тә мөһим.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев