Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кырындыда сәламәтлек көне узды

Яңа ел каникулларында ял итүдән, тәмле ашаудан, рәхәтләнеп төн урталарына кадәр телевизор караудан тыш, күпләр, саф һавага чыгып, сәламәтлеген ныгыту турында да кайгырткандыр. Бәйрәм көннәрендә нәкъ менә спорт сөючеләр өчен Кырынды авылында беренче тапкыр район күләмендә "Сәламәтлек көне" үтте. Ул күп еллар җитәкче урыннарда эшләгән, тумышы белән Кырындыдан булган Расим...

Яңа ел каникулларында ял итүдән, тәмле ашаудан, рәхәтләнеп төн урталарына кадәр телевизор караудан тыш, күпләр, саф һавага чыгып, сәламәтлеген ныгыту турында да кайгырткандыр. Бәйрәм көннәрендә нәкъ менә спорт сөючеләр өчен Кырынды авылында беренче тапкыр район күләмендә "Сәламәтлек көне" үтте. Ул күп еллар җитәкче урыннарда эшләгән, тумышы белән Кырындыдан булган Расим Закиров истәлегенә багышлап уздырылды.

Спортка гашыйк иде
Узган елның августында күп еллар җитәкче урыннарда эшләгән, башта "Ялкын" хуҗалыгын җитәкләгән, аннан соң Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы булган Расим Закировны мәңгелеккә югалттык. Тынгысыз, җаваплы урыннарда эшләсә дә, Расим әфәнде бик тә спорт ярата иде. Тирсәдә авыл хезмәтчәннәре арасында уза торган Кышкы спартакиадада катнашучылар хәтерлиләрдер: үзенең командасы өчен ничек җан ата иде Расим Закиров. Аркан тартышканда үзе йөгереп килеп тартырдай була, гер күтәрү, таяк тартышу кебек ярышларда да авыл спортчыларына һәрчак көч бирә иде. Шашка уйнарга яратучы Расим Гафи улы Спартакидага әлеге төр ярышны да кертүне сорады. Нәтиҗәдә, бу спорт төре дә райондашлар арасында бик тиз популярлык казанды.
- Без, ике колхоз рәисе, гомер буе бер-беребез белән ярышып эшләдек. Бергә хезмәт юлларын башладык, бер вакытта лаеклы ялга чыктык. Расим Гафиевичны олы хөрмәт белән искә алам. Аның җор телле, олыны - олы, кечене кече итә белүе, әллә нинди катлаулы проблемаларны да хәл итә алуы сокландыра иде. Аннан ул гади хезмәт кешесен күрә һәм бәяли белде. Спартакидада без һәрчак II-III урыннарны алып килдек. Беренчелекне бик күп еллар Тирсә авылы үз кулында тотты, - дип искә ала Ромель Мәннапов.
- Мин Әгерҗедә хезмәт юлымны Расим Гафиевич белән башлап җибәрдем. Яшь белгеч буларак мине 1985 елда Иж-Бубыйга җибәрделәр. Ул вакытта колхоз рәисе булган Расим әфәнде белән яңа мәктәп төзедек. Тормышны ярата, спорт сөя торган бик тә мәрхәмәтле, олы йөрәкле кеше иде ул. Уллары Рафил, Инсаф, Марсель, күпсанлы туганнары инициативасы белән аны искә алу максатыннан оештырылган әлеге спорт бәйрәмендә катнашуым белән горурланам, - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
Мариларның "борынына чиртте"
"Сәламәтлек көне"ндә спортчылар волейбол, шашка, чаңгы ярышларында көч сынаштылар. Волейбол ярышларында бик еш призлы урыннар яулаучы Сарсак-Омга командасы бу юлы да җиңәбез дип килгән иде. Абыйлы-энеле Сергей һәм Алексей Маркитоновлар җитәкләгән командалар, чынлап та, иң көчлеләре булды. Сергей җитәкләгән команда беренче урынны алды. Ә икенчегә Алексей белән уйнаган егетләр чыкты. Кырынды егетләренең дә уеннарын күзәтүе бик мавыктыргыч булды. Алар - өченче урында.
Шашка уйнарга яратучылар да осталыкларын күрсәтеп калырга ашыктылар. Красный бордан ирле-хатынлы Людмила-Николай Ефимовларга күз генә тимәсен. Яңавылдан Рафис Муллахмәтов, Иж-Бубыйдан Раил Латыйповка да "афәрин" диясе килә. Бер генә ярышны да калдырмыйлар алар. Һәм һәрчак призлы урыннарда. Кырынды укучылары Алисә Шәйдуллина, Эльмира Закирова да пьедесталга күтәрелделәр.
- Авылда шашка, шахмат түгәрәге эшли. Бу уеннарның серенә Фидаил абый Шәйдәүләтов өйрәтте безне. Шашка буенча әллә ни мактанырлык уңышлар булмаса да, шахматта җиңүләребез шактый. Буш вакыт булганда компьютерда шахмат уйныйм, ә шашканы туганым Илсур Габидуллин белән уйнарга яратам, - ди пьедесталның икенче баскычына күтәрелгән 8 сыйныф укучысы Алисә.
Ә чаңгы ярышында катнашырга теләк белдерүчеләр арасында Кам.Ключтан 6 яшьлек Аделя Семенова да бар иде. Көннең салкынлыгы да куркытмаган спорт сөюче бу сабыйны. Әнә, ничек оста җилдерә! Киләчәктә бәлки аннан да Олимпия чемпионы чыгар әле. Бирсен Ходай! Ул, өлкән абыйлары кебек үк бер чакрым араны узып, финишка килде.
- Марилар тугач ук чаңгыга басалар дигәннәр иде, дөрес икән. Аделяны сокланып күзәттем. Һәм аңа Кичкетаң авыл җирлеге исеменнән бүләгемне тапшырам, - диде Зөлфәт Нуриев.
Бу юлы да мари чаңгычылары бөтен призлы урыннарны алып бетерәчәкләр инде, без аларны уза алмабыз диючеләр ялгыштылар. Мариларның "борынына чиртеп" Кичкетаңнан Петр Казанцев беренчелекне яулады.
- Мәктәптә укыганда да чаңгыда йөрергә ярата идем. Хәзер Алабугада укыйм. Беренче кар төшүгә үк чаңгыга басам. Бик күп ярышларда катнашам, җиңүләр дә яулыйм, - ди Петя. II-III урыннарны Күләгәштән Виктор Ишпаев һәм Александр Изибаев бүлештеләр.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм Закировлар нәселе әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ә киләсе елга "Сәламәтлек көне" Расим әфәнденең туган көнендә, ягъни 5 январьда аның хезмәт юллары узган, Фәнирә ханым белән гомер иткән Иж-Бубый авылында узачак.
Миләүшә Ягъфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев