Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Манту гына димәгез

    Бүген, 24 мартта, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан район балалар консультациясе табиб-фтизиатры Елена ГАВРИЛОВА белән сөйләшәбез. - Елена Евгеньевна, безнең районда туберкулез белән авыручы балалар бармы? - Ел башына мондый балалар икәү иде. Безнең максат - балалар арасында туберкулез белән авыручыларның бөтенләй булмавына ирешү. -...

    Бүген, 24 мартта, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан район балалар консультациясе табиб-фтизиатры Елена ГАВРИЛОВА белән сөйләшәбез.

    - Елена Евгеньевна, безнең районда туберкулез белән авыручы балалар бармы?

    - Ел башына мондый балалар икәү иде. Безнең максат - балалар арасында туберкулез белән авыручыларның бөтенләй булмавына ирешү.

    - Моның өчен нишләргә?

    - Иң беренче чиратта, вакцинация ясатырга. Беренче прививка (БЦЖ-М) 3-7 көнлек сабыйга бала тудыру йортында ук куела. Икенчесе - балага 6-7 яшь булганда. Тик моның өчен манту реакциясе тискәре булырга тиеш.

    - Ә манту пробасын ничә яшьтә ясый башлыйлар?

    - 1 яшьтән 7 яшькә кадәр ел саен туберкулин пробасы, халыкча итеп әйтсәк, манту пробасы куела. 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр - диаскинтест пробасы. Диаскинтест пробасын шул манту дип атарга да була, тик ул заманчарак, камилләштерелгән препарат. Диаскинтест балада туберкулез таякчыклары булу-булмауны төгәлрәк күрсәтә. Моның өстенә, 15 яшь тулган яшүсмерләр флюорография да узалар.

    - Әти-әниләр арасында Манту пробасын, диаскинтест куйдыруга каршы булганнары да очрый бит хәзер.

    - Ни кызганыч, нәкъ шулай. Әнә, узган ел Әгерҗедә шуңа бәйле күңелсез хәл булды. Әти-әнисе киңәшен тоткан бер яшүсмерне өч ел дәвамында тикшерә, ягъни проба куя алмадык. Шуңа күрә аның туберкулез белән авыруы да вакытында ачыкланмый калды. Әлеге баланы тубдиспансерга дәваланырга җибәрергә туры килде. Манту пробасы һәм диаскинтест куюга әти-әниләр җитди карасыннар иде. Чөнки, табиблар телендә "туберкулин пробасы" дип йөртелүче нәкъ менә әлеге чара туберкулез инфекциясен контрольдә тотарга ярдәм итә.

    - Балага туберкулез авыруы ничек йога соң?

    - Баштан ук кисәтеп куйыйм әле: туберкулез баладан балага йокмый. Балалар, нигездә, аны өлкән кешеләрдән йоктыралар. Күзәтүләр күрсәткәнчә, туберкулез белән 3-6 яшьлек балалар ешрак авырый. Чөнки нәкъ шул яшьтә бала үзеннән "зуррак" кешеләр белән ешрак аралаша башлый, ягъни "зурлар" дөньясына чыга. Прививка куйдырган балада аңа каршы торучанлык барлыкка килә, авырган очракта да өзлегүләр булмый. Шулай да баланы кечкенәдән үк сабын белән кул юарга өйрәтү дә мөһим. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү - әлеге авыруга каршы көрәшнең ышанычлы ысулы. Бүлмәне даими җилләтеп тору, тузан сөртү кебек гамәлләрнең дә сәламәтлек өчен бик мөһим булуын бала кечкенәдән аңлап үсәргә тиеш. Аңа тәмәке тарту, аракы эчү кебек гамәлләрнең, наркомания, токсикомания кебек тискәре күренешләрнең дә туберкулезның таралуына йогынты ясавын сөйләү мөһим. Спорт белән шөгыльләнүнең, көндәлек режимны үтәүнең, саф һавада йөрүнең, дөрес туклануның сәламәтлек өчен никадәр мөһим булуын да бала әти-әниләре мисалында күреп үссен иде.

    - Сез - район үзәк хастаханәсендә яшь белгеч. Үзегез белән якыннан таныштырып үтегез әле.

    - Мин - Кече Пурга районыннан. Ижау дәүләт медицина академиясендә табиб-фтизиатр белгечлеге алдым. 2015 елның январеннан Әгерҗе район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә табиб-фтизиатр булып эшлим. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бирелә торган 500 мең сум грант акчасына Әгерҗедә фатир сатып алдык.

    - Әгерҗене яратырсыз һәм биредә гомерлеккә төпләнеп калырсыз дип ышанабыз.

    Белешмә.

    Бүген зурлар поликлиникасында фтизиатрда 52 кеше исәптә тора. 2016 ел башыннан 7 авыруны исәпкә куйганнар инде.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: