Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Маска һәм перчаткалар һаман да гамәлдә

Аңлатуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр ешайды

Соңгы вакытларда редакциягә коронавирус белән бәйле санитар-эпидемиологик таләпләрне аңлатуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр ешайды. Әлеге сорауны коронавирус буенча район штабы җитәкчесе Римма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАга юлладык.

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланган соңгы Карар нигезендә 3 августтан ачык һавада халык саны 50дән артмаган очракта күңел ачу, спорт, мәдәни, күргәзмә, реклама һәм башка төрле шундый чаралар уздырырга рөхсәт бирелде. Бу ачык һавада кино күрсәтүгә дә кагыла. Сүз уңаеннан: безнең “Орешник” ял паркында да ачык һавада бушлай кино, мультфильм күрсәтелә. Аның расписаниесе белән “Авангард” кинотеатрының “Вконтакте”дагы төркеме аша таныша аласыз. Шул ук вакытта әлеге чараларны уздыру хакында  Роспотребнадзор идарәсенә җиде көн алдан язмача хәбәр юллау мәҗбүри. Спорт үзәкләрендә, бассейннарда да билгеле шартлар үтәлергә тиеш.

Биш кешедән артмаган очракта китапханәләрдә, музейларда хезмәт күрсәтергә ярый. Безнең ЗАГС бинасында никах тантанасында халык саны 25тән артмау шарт.

Бераз алдарак Татарстан Хөкүмәте карары белән кафе, рестораннар, базар һәм сәүдә үзәкләренә үз эшләрен башларга рөхсәт ителгән иде. Шул ук вакытта җәмәгать туклануы предприятиеләрендә барлык урыннарның 50 проценты гына тулы булу ярый. Санитар-эпидемиологик иминлек кагыйдәләрен үтәү дә мәҗбүри. Болар – өстәлләр арасындагы араның кимендә метр ярым булуы, бер өстәл артындагы кешеләр санының 4тән артмавы, перчаткалы-маскалы режим, биналарны регуляр төстә дезинфекцияләү һәм башкалар. Биналарны дезинфекцияләү дигәннән, әлеге таләпләр башка учреждениеләрдә дә үз көчендә кала. Банкетларны ачык һавада 50дән артык булмаган кеше катнашында барлык таләпләрне үтәгән хәлдә генә уздыру рөхсәт ителә.

Санитар-эпидемиологик шартлар шулай ук базар һәм сәүдә үзәкләрендә дә үтәлергә тиеш: сәүдә залында 4 квадрат метр мәйданда бер кешедән артмау, хезмәткәрләр һәм сатып алучыларның маска-перчаткалардан булуы.

Кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләренә әлегә үз эшләрен башларга рөхсәт юк. Таксида ике өлкән кешедән артык пассажир булмаска тиеш. Татарстанлылар кебек үк, райондашларыбыз өчен дә кибетләрдә һәм транспортта маска һәм перчатка кию, социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Шулай ук бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ихтыяҗ булмаган чакта өйдән чыкмаска, чит кешеләр белән контактка кермәскә киңәш итәбез.

Республика районнарында кебек үк, бездә дә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар бар. Шуңа күрә сәламәтлегегезне даими контрольдә тотыгыз. Әгәр авыру билгеләрен сизәсез икән, тиз арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү җаен карагыз. Сәламәт, исән-имин булыйк.
Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев