Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Менә алар, Тирсәдә узган Сәламәтлек көне җиңүчеләре + ФОТО

    Инде хәбәр итүебезчә, кичә Тирсә мәктәбендә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Анда районыбыз спорт сөючеләре волейбол, шашки һәм шахматта сыналдылар. Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Волейбол буенча 1һәм 2 урыннарда - Кырынды командасы. 3 һәм 4 урыннарда - Әгерҗенең "Хәрби туганлык" һәм Иж-Бубый командалары. Гомумән алганда, ярышларда 16 команда...

    Инде хәбәр итүебезчә, кичә Тирсә мәктәбендә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Анда районыбыз спорт сөючеләре волейбол, шашки һәм шахматта сыналдылар.

    Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде.

    Волейбол буенча 1һәм 2 урыннарда - Кырынды командасы. 3 һәм 4 урыннарда - Әгерҗенең "Хәрби туганлык" һәм Иж-Бубый командалары. Гомумән алганда, ярышларда 16 команда катнашты.

    Шашки буенча хатын-кызлар арасында 1 урында - Людмила Ефимова (Красный бор), ир-егетләрдән Раил Латыйпов (Иж-Бубый). Командалар арасында иң көчлесе - Красный борныкы.

    Шахмат буенча 1 урында Раил Латыйпов (Иж-Бубый) һәм Эльза Хәкимова (Исәнбай). Командалар арасында 1 урында - Иж-Бубый.

    Җиңүчеләргә Закировлар бүләкләр әзерләгәннәр иде. Аларны район башлыгы Валерий Макаров тапшырды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: